Яңалыклар
Аннан-моннан

Кыш көне иммунитетны ныгыту өчен нинди ризыклар ашарга?

«Шәһри Казан» редакциясе нутрициолог Гөлнара Таҗиева белән дөрес туклану серләре турында сөйләшкән. Кыш көне иммунитетны ныгыту өчен нинди ризыклар ашарга? дигән сорауга җавапны сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.

– Иммунитет бер генә ризык белән ныгымый. Ул организмга төзелеш материаллары һәм антиоксидантлар җитү-җитмәве белән бәйле. Кышын игътибарны түбәндәге продуктларга юнәлтергә мөмкин:

– атнага 2–3 тапкыр майлы балык – омега-3 һәм D витамины чыганагы;

– йомырка (чама белән; мәсәлән, 40 яшьтән узган хатын-кызларга организмдагы ялкынсыну дәрәҗәсен күзәтергә кирәк);

– тозланган кәбестә (эч күбенү күзәтелмәсә) һәм ферментацияләнгән яшелчәләр;

– кабак, кишер, чөгендер – бета-каротин чыганагы (ул майлар белән бергә кулланганда яхшырак үзләштерелә);

– җиләкләр (хәтта туңдырылган булса да);

– цитрус җимешләре, киви, татлы борыч – C витамины чыганагы;

– сарымсак, суган, имбирь – рационның бер өлеше буларак, әмма «һәр нәрсәдән дару» итеп түгел.

Әлбәттә, аксым да җитәрлек булырга тиеш һәм ул дөрес үзләштерелергә тиеш. Иммун күзәнәкләре нәкъ менә аминокислоталардан төзелә.

«Шәһри Казан»

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар