Бу сериядә сезне ниләр көтә соң?
Узган сериядәге магияне онытып торыйк – җиргә төшик. Офиста вакыйгалар көннән-көн күңеллеләнә бара: тугызынчы сериядә Азат Айзат янына бик мөһим киңәш сорап килә. Баксаң, ул кемгәдер гашыйк булган икән – шул туташны свиданиегә чакырырга уйлаган. Бу тәкъдимне күптән көткән Айзат хезмәттәшенә булышырга бик теләп ризалаша! Беренче эш итеп Азатка «үзен рәткә китерергә кирәк»леген әйтә һәм шундук таныш стилистына хәбәр сала.
Серия Казанның бер затлы кибетендә дәвам итә. Азат редакциягә кызларны таң калдырырлык образда кайтып керә. Менә шуннан соң инде иң мөһим интрига башлана…
Нет комментариев