Новости
Әдәбият

Гүзәлә: «Сүнеп барган соңгы яфракларның...» – ике меңнәр

Шагыйрә Гүзәлә белән аның «сүнеп барган соңгы яфракларның...» шигыре турында сөйләштек.

***
сүнеп барган соңгы яфракларның
(кочагына җирнең атылганда),
май чыгында янган кояш белән
серләшүе тора күз алдында.
колакларын ярып, ярсып чыңлый
җәй төнендә шаулап үткән яңгыр.
...
«анда аста, юк-юк, туфрак түгел,
үлем түгел!
анда язгы таңдыр...»

– Бу шигырьне ничек язганыңны хәтерлисеңме?

– Юк шул.

– Ниндидер образлар уятадыр бәлки хәтереңдә? Берәр халәт, чор күз алдыңа киләме?

– Бик томанлы гына. Караңгы көз булгандыр дип уйлыйм.

– Син күп шигырьләреңнең ничек, кайчан, ни халәттә язылганын хәтерлисеңме?

– Башта хәтерли идем кебек, хәзер менә аерым шигырьләрнең язылу урынын, халәтен искә төшермәкче булам, әмма искә төшми.

– Ә шигырьләреңә дата куеп барасыңмы, кирәк дип күрәсеңме?

– Менә кайбер шигырьләргә куйганмын, кайберләренә – юк. Хәзер «барысына да куясы калган» дип уйлыйм. Мин ул даталарга карап, «аха, мин ул вакытта шулай язганмын, шулай изаланганмын икән» дип уйлыйм.

– Мин син әйткәнчә карап булсын өчен, бөтенесенә куярга тырышам. Алай дата текстның бер өлешенә әйләнә кебек. Монда текстта көз икәнен танып була. Кайсы көз булуын гына чишәсе килә… Син үзең көзне ничек кичерәсең? Һәм гел бертөрлеме?

– Миңа хәзер көз тынычлану сыман, ыгы-зыгыдан бушап калу. Мин җәйне, кышны яратам дип төгәл әйтә алам. Ә көз – ике ишек арасындагы бусага, туктап тору кебегрәк. Туктап тору – үз уйларың белән күзгә-күз калу дигән сүз. Мин үземне бик продуктив, гел чабучы, үземнән качучы кеше дип әйтә алмыйм, тик үз башым, аңым белән бикләнеп калудан качасы килә.

– Нәрсәне очратудан куркасың анда?

– Мин үземне гел уйларым коллыгында яшәгәндәй тоям: алар үзләре генә белгән, мин әлегә төшенә алмаган тәртип белән үзгәрәләр, миңа тәэсир итәләр. Мин кабул гына итәм. Психологта да шул халәт турында еш кабатлыйм: мин үз-үземнеке түгел, минем белән аңым, аңсызлыгым ничек тели, шулай идарә итә. Шуңа мин үземнең кайчак нидән кәеф күтәрелгәнен дә, ничек өстемә коткы ишелгәнен дә аңламый калам. Соңгы елларда җиңелрәк, әлбәттә, хистән-хискә күчеш мәлен, ул күчешкә китергән тышкы я эчке факторларны аера ала башладым (миңа бу күчешләрне күрү, күзәтү бик мөһим, контроль хисе мөһим), тик шулай да, коллык халәте фонда тора. Мин бөтенләй үз-үземне югалтырмын һәм акылдан шашармын дигән куркумы икән ул, белмим.

– Ә кинәт кенә ул контрольне үз кулыңа алу мөмкинлеге булса, әйтик, ниндидер көчле алым яки корал барлыкка килә ди синең тормышыңда, һәм син аның ярдәмендә шундук бөтен уйларың һәм алар аша хисләрең белән идарә итә аласың ди, – ул мөмкинлекне кулланыр идеңме?

– Әйедер. Һичьюгы кулланып карар идем – ничек икәнен белер өчен.

– Югары үсешле хайваннарның һәм кешеләрнең дә үлеме биологик аспект белән беррәттән шәхси аспектларны да үз эченә ала дип укыдым. Мәсәлән, психологик үлем, социаль үлем. Акылдан шашудан куркуны үлемгә якынаюдан курку дип карап буламы?

– Бу аң үлеме сыман инде миңа, ә аңсыз биологик яшәүнең мәгънәсен күрмим, шуңа, әйе, үлемгә якынаюдан куркудыр.

– Ә үлем турында уйлыйсыңмы син? Яки андый уй белән күзгә-күз калудан шулай ук качасы киләме?

– Мин үлемнән куркам, үземнекеннән бигрәк башкаларныкыннан. Үлем күргәч, минем эчтә дә кечкенә генә нидер үлә сыман.

– Сине бу турыда сөйләшү яраламыймы?

– Юк.

– Син күңелеңдә газиз җан биләгән күпмедер урынның мәңгегә бушап юкка чыгуын тоясыңмы? Яки дөнья аша тоясыңмы син аны – дөньяның аны югалтуын.

– Мин дөнья аша тоя алмыймдыр, без барыбыз да үз-үзебез аша гына тоя алабыз, дип уйлыйм. Менә хәзер уйлап куйдым: нидер югалту түгел, ә тагын бер күләм сызлану өстәлү бугай ул.

– Ул сызлау синең белән каламы яки үзгәреп башка хискә әйләнәме?

– Үземдә кала. Үзгәрәдер дә, әйе, әмма бөтенләй башка әйбергә әйләнми. Бәлки, көче кими, сирәгрәк үзе турында искәртә.

– Ә син вакыт барган саен шундый сызлаулар һәм башка кичерешләр өстәлеп күңелеңнең үсеп, киңәеп барганын тоясыңмы?

– Күңелнең кичерә алу күнекмәсе киңәя кебек, әйе. Хисләр үткәрүчәнлеге дип тә әйтергә буладыр. Тормыштагы һәр хәл (әгәр аннан, ул китергән хисләрдән качмасаң) хисләр үткәрүчәнлегемне киңәйтә. Димәк, тагын шундый хәл була калса, мин аны җиңелрәк кичерәчәкмен. Әмма югалтуларга бәйле сызланулар... Белмим, кешене көчлерәк итә диләр дә инде, әмма кайбер хәлләр, алар уяткан сызлану хәлсезләндерә, яшәү сутын суыра гына кебек. Югалтуга әзер булып булмый, кемнең дә булса үлеменә әзер булып булмый, югалту һәм үлемнәргә ияләшеп булмый. Буладыр да бәлки, әмма ул югалтуларсыз кеше иркенрәк сулап яши алыр иде.

– Ул югалтуларның кайчандыр җитәчәген белү дә ирек, иркенлек хисен кыса ала, дисеңме?

– Әйе, мин хәзер бик еш уйлыйм булачак югалтулар турында. Һәм күбрәк уйлаган саен, ул якыная сыман, әйтерсең, югалту турында уйлаганда гына да бөртекләп-бөртекләп югалта барам сыман.

– Яфракларны юаткан кебек нәрсәдер юата, өмет бирә аламы сиңа аларны уйлаганда?

– Кайвакыт, бик сирәк кенә миңа шундый аңлау килә: беркем, бернәрсә дә минем карамакта түгел, һәр җан үз-үзенә генә хуҗа, кешенең фани дөньядан китүе безнең өчен югалту кебек тоелса да, җан өчен табигый процесс. Сирәк кенә үзеннән-үзе ишелә миңа ул аңлау, ул чакта миңа бик җиңел, тыныч булып китә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое