«Татар теле - Халкым теле» Бөтенроссия конкурс һәм семинары янәдән гаризалар кабул итә. Проект татар теле һәм әдәбияты укытучыларын методикада яңа инновацион алымнар кулланырга өйрәтүгә һәм тәҗрибә бүлешү өчен махсус үзәк булдыруга юнәлдерелә.
1 проект «Татарча сөйләшәбез!» 11-13 декабрь көннәрендә «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә узачак (гаризалар инде кабул ителә башлады). “Татарча сөйләшәбез!” темасына багышланган проект татар телендә сөйләшү күнекмәләрен формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән авторлык практикалары, методлары һәм алымнары белән уртаклашу максатыннан оештырыла. Программа үз эченә экспертлар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм иҗади чараларны ала.
Конкурста төрле типтагы белем бирү учреждениеләрендә эшләүче татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары катнаша ала:
• гомуми белем бирү оешмалары (мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр);
• мәктәпкәчә белем бирү оешмалары (балалар бакчалары);
• балалар өчен өстәмә белем бирү оешмалары (балалар иҗат үзәкләре, мәктәп укучылары сарайлары, тел үзәкләре, клублар һәм студияләр);
• татар теле һәм әдәбияты буенча программаларны гамәлгә ашыручы башка белем бирү оешмалары (якшәмбе мәктәпләре, балалар үсеш үзәкләре, мәдәни-ял итү учреждениеләре).
Конкурсны мөмкин кадәр күбрәк регионнарга җәелдереп, масштаблы итеп һәм укытучыларны актив катнаштырып уздыру өчен, катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен аерым бүләкләр һәм кызыксындыру чаралары каралган. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр selet.biz сайтында кабул ителә.
Нет комментариев