Новости
Яңалыклар

Россиядә илнең киләчәге турында яшьләр проектлары конкурсы башланды

«Ватан» төбәк иҗтимагый оешмасы «Россия – Киләчәккә караш» Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы башлануы турында игълан итте.

Анда 15 яшьтән 25 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Гаризалар 2026 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Конкурс яшьләргә илнең үсеш перспективалары турында бербөтен һәм аңлаешлы күзаллау формалаштырырга, шулай ук аларга аның киләчәген үз күзаллауларын белдерергә мөмкинлек бирергә тиеш.

Җиңүчеләрне һәр яшь категориясендә һәм һәр юнәлеш буенча билгеләячәкләр. Аларны I, II һәм III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләячәкләр. Иң яхшы эш авторы Гран-при һәм махсус приз алачак. Финалистларның эшләре конкурсның электрон каталогында бастырылачак, ә иң яхшы проектларны яшьләр форумнары һәм фәнни-гамәли конференцияләр программаларына кертергә тәкъдим итәчәкләр.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое