Синең өчен алты әсәр сайлап алдык: монда чит ил классикасы да, татар прозасы да, хәтта заманча үсмерләр әдәбияты да бар. Бу исемлектә һәркем үзенә яраклы әсәр табар дип ышанабыз.
Укыйбызмы?
Рэй Брэдбери, «Вино из одуванчиков», 12+. Америка язучысы Рэй Брэдбериның бу романы беренче тапкыр 1957 елда басылып чыга. Әсәр язучының шәхси кичерешләренә нигезләнгән һәм ул – авторның Уокиганда үткән балачагына багышланган трилогиянең берсе. Сюжетның төп элементы – бабайның тузганактан шәраб ясау традициясе. Төп герой Дуглас исә шәраб шешәләренең һәрберсен «бер җәй сакланган», «тотылган һәм шешәгә ябылган җәй» дип атый.
Бу әсәр турында кызыклы факт белән дә бүлешик: 1971 елда «Аполлон-15» космик корабы экипажы Айдагы кратерларның берсенә роман хөрмәтенә Тузганак исемен бирә. Ләкин бу исем әле дә Халыкара астрономия берлеге тарафыннан расланмаган. Әсәргә нигезләнеп ике фильм төшерелгән: «Вино из одуванчиков» (1972, режиссёры – Родион Нахапетов) кыска метрлы фильмы һәм өч серияле телесериалы (1997, режиссёры – Игорь Апасян).
Рэй Брэдбери, «Лето, прощай!», 16+. Бу роман «Вино из одуванчиков» тарихының дәвамы. Әлеге китап авторның балачагына багышланган трилогияне тәмамлый. Әсәрдәге тарихлар «Вино из одуванчиков»тагы вакыйгалардан ике ел үткәч, Гринтаун шәһәрчегендә җәй аенда бара. Сюжет үзәгендә – баш герой Дуглас Сполдингның үсүе. Романда буыннар алышыну, балалар белән өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәтләр сурәтләнә. Дуглас һәм аның дуслары үсүгә, картлыкка һәм үлемгә каршы көрәш игълан итәргә була һәм кызыклы маҗараларга очрый.
Роман идеясе 1950 елларда ук туа. 1957 елда автор «Вино из одуванчиков» романын нәшриятка тәкъдим иткәндә, мөхәррир кулъязманы бик озын дип таба һәм аның соңгы өлешен алып ташлауны сорый. Бу «койрык» озак вакыт үсеп, яңадан язылып, тулы канлы романга әйләнгәнче камилләшә. Шуңа да бу роман – «Вино из одуванчиков»ның турыдан-туры дәвамы булса да, аерым әсәр буларак укыла.
Әхсән Баян, «Җәй белән җәй арасы», 12+. 1991 елда язылган бу повесть авторның иҗатында демократик үзгәрешләр темасын күтәргән әсәрләрнең берсе. Ул ике өлештән тора, беренчесе серле дөньяга алып керсә, икенчесе чын тормышны күрсәтә.
Герой төшендәге матурлыкны чын тормышта эзли, ләкин хакыйкать аңа башкача ачыла. Повесть укучыны тирән сораулар алдына куя.
Гомәр Бәширов, «Туган ягым – яшел бишек», 6+. Повесть автобиографик булса да, аны укып чыккач, күз алдына халык тормышы, авыл кешеләренең язмышлары килеп баса. Әсәр битләрендә булган барлык вакыйгаларны да хикәяләүче үзе аша кичерә.
Әсәрдә әдип халык тормышының һәм аның рухи дөньясының әхлакый нигезләрен ачып сала. Ул инкыйлабка кадәрге татар авылының көнкүрешен, гасырлар буе сакланган гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм традицияләрен киң колачта сурәтли. «Туган ягым – яшел бишек» повестенда фикерләр һәм хисләр байлыгы кат-кат укыган саен яңача ачыла, беренче карашка гына гади булып күренгән детальләрдә дә тирәнрәк мәгънәләр табыла.
«Райский сад», Эрнест Хемингуэй, 16+. Сюжет үзәгендә – яшь язучы Дэвид Борн һәм аның хатыны Кэтрин тарихы. Романда мәхәббәт, иҗат һәм мөнәсәбәтләрдәге деструктив механизмнар кебек темалар күтәрелә.
Хемингуэй романны 1946 елда яза башлаган һәм якынча 15 ел язган. Бу дәвердә ул 800 бит чамасы каралама язарга өлгерә. Роман 1986 елда, Хемингуэй үлеменнән 25 ел узгач кына басылып чыга. Роман басылып чыкканчы текст нәшрият тарафыннан бик нык кыскартылган. Кайбер тикшеренүчеләр «Райский сад»ны автобиографик дип саный, чөнки геройлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә авторның шәхси тормышы чагылышларын табалар.
Ася Лавринович, «Косточка с вишней», 16+. Ял вакытында укыр өчен менә дигән китап бу! «Косточка с вишней» – заманча с ентименталь проза жанрындагы мәхәббәт романы, шуңа җиңел укыла да. Сюжет төп герой Костяның курорт шәһәрчегенә командировкага баруы белән башланып китә. Күрәсең, эшнең бертөрле баруы аны канәгатьләндерми һәм егет үзенә гадәти булмаган ял ясарга була – бер кызның йөрәген яуларга тырыша.
Ася Лавринович – Россия яшүсмерләр әдәбиятының иң популяр авторларыннан берсе. Аның сатылган китапларының гомуми тиражы 1 миллион данәдән артып китә.
Нет комментариев