Психологта кунакта: файдалы булу теләге
Новости
Лайфстайл

Психологта кунакта: файдалы булу теләге

Бу язмада күпләрнең авырткан урынына кагылырбыз кебек. Героебыз Гөлбану үзенең башка кешеләргә файдалы булырга теләве турында сөйли башлауга ук, үз-үземне анализлый башладым. Сез дә үзегезне танырсыз дип уйлыйм.

Әлеге сәхифә психолог Хәбил Сәхәбиев белән берлектә әзерләнә.

НӘРСӘНЕДЕР ЭЗЛӘП…

Гөлбану бер проектны эшләп тапшырып, җиңеллек хис итә башлагач кына тагын яңа проектка тотынуы турында сөйләде. Кыз, үзенә ял өчен вакыт кирәген белеп тә, яңа эшкә тотына. Психолог шулай дигәч, Гөлбану күпмедер вакытка уйга калды, аннары җилкәләрен «белмим» дигәндәй күтәреп куйды да:

– Үземә моны яңа тәҗрибә алу өчен дип аңлатам, – диде ул, акланган кебек. – Әле алай гына түгел, мин бит яңа юнәлешне дә үзләштерәм... Димәк, яңа өлкәдә тәҗрибә туплыйм.  Финанс ягы – өстәмә генә.

– Син һаман-һаман «яңа» дисең. Сиңа ул «яңа»лар ни өчен мөһим? – Гөлбану Хәбилнең бу соравына җавап бирергә ашыкмады. Берәр минут уйланганнан соң гына үз фикерен әйтте. Күп сеансларда клиентлар психолог соравына шундук җавап бирә, бәлки шуңа күрәдер, кызның үзенә уйларга вакыт бирүе миңа кызык тоелды.

– Моңарчы бу турыда бер дә уйлаганым булмады... Мин хәзер эшли торган урында үземә нәрсәдер җитмәгәнен сизәм. – Кыз уйчан кыяфәт ясады да, артыннан кемдер куамыни, тиз-тиз аңлатмакчы булды. Шул сәбәпледер, җитмәгән нәрсәне калган өлкәләрдә эзлим кебек тоела. Миңа тәкъдим ителгән проектларда да шул «нәрсәнедер» эзлим. Дусларым күптән түгел үз эшләрен башлап җибәрделәр һәм миннән ярдәм сорадылар. Мин, әлбәттә, ризалаштым... – тиз генә әйтәсен әйтеп бетерде дә, тын да алмыйча, – Мин тәкъдимнәрдән баш тарта алмыйм булып чыгамы инде бу?! – дип «диагноз» куйды. Әле үз соравыннан мәзәк ишеткәндәй көлемсерәп алды. Хәбил аның хисле уйлануларыннан туган соравына «белмим» дип җавап бирде, ә кызга шул җитә калды – аның монологы әле бетмәгән иде.

– Ә минем ул тәкъдимнәрне кире кагасым килми дә! – Кыз тагын көлеп куйды һәм – Ну-у-у-у, – дип сузды, бераз уйлангач, дәвам итте, – минем яңа проектлардан баш тартканым бар. Эмоциональ яктан арыган, «янып чыккан» вакытым иде. Үз-үземә «стоп!» дигәнем булды... – кыз, тагын бераз уйланып торды да, кабат сөйләргә кереште, – Ләкин бу бер очрак кына бит! Мин һәр туып торган эшкә алынам.

ҖИБӘРӘСЕМ КИЛМИ

Гөлбануның шушы ачылып сөйләвендә мин тулы картинаны күрдем: беренче карашка эшчән, эзләнүчән кыз булып күренсә дә, аның күңелендә бер бушлык, нәрсәдер җитмәү хисе яши. Һәм нәкъ менә шушы хис аны яңа проектларга алынырга, яңа юнәлеш үзләштерергә этәрә дә. Хәбилнең сүзләре моны раслады:

– Бу хис, син үз теләгән урыныңны тапкач, юкка чыгар кебек тоелмыймы? Күз алдыңа китер, син үзеңә чынлап та кызык булган юнәлешкә кереп киттең, ди. Яңага ихтыяҗың бетәчәкме?

– Бәлки, әйе. – Ризалашса да, файдалы булу хисе Гөлбануның күңеленә барыбер тыңгы бирмәде. – Ләкин минем шул ук вакытта дусларыма ярдәм итәсем килә. Җибәрәсем
килми...

– Җибәрсәң, нәрсә була? – Хәбилнең бу соравына җавап тиз генә булмады. Мин, әллә кыз сорауны аңламадымы, дип уйлап куйдым. Гаҗәп, ләкин бу аралашу тагын үзенең чиксез әйләнәсенә кайтты һәм психолог бүлмәсендә кыска гына дискуссияне хәтерләткән сөйләшү башланды:

– Аларга файдалы буласым килә.

– Ни өчен? Аларга файда китерү сиңа нәрсә бирә?

– Мин аларның эшләренең үсүен телим.

– Яхшы. Ә файдалы булу – синең өчен нәрсә ул?

Җавап ярты минут тынлыктан соң гына булды ахры. Бу сөйләшүне бәхәс дип атарга яраса, Гөлбану үзенең җиңелүен таныгандай, җавап кайтарды:

– Белмим. Минем бу сорауга җавабым юк.

«СИН – МОЛОДЕЦ, ЯХШЫ ЭШЛӘДЕҢ!»

Хәбил үз соравына җавапны ишетмичә бирешмәскә булды ахрысы, кабат-кабат бер үк сорауны бирде. Сезгә нәтиҗәле өлешне генә китерәм.

– Син бит «менә моны эшләсәм, файдалы булам» дигән нәрсәне тоясыңдыр. Нәрсә ул? Нинди хис ул? Ни өчен мөһим ул сиңа? Файдалы булуның сине җәлеп итә торган нәрсәсе бар? – Сорау өстенә сорау яуды, ә Гөлбану уйларына батып, бер минут тирәсе дәшми торды.

– Миңа кешегә файдалы булуым, ничек тә булса булыша алуым рәхәтлек бирә. Мин шәхес буларак үсәмдер кебек. Тәҗрибәм арта. –

Якынча 20 секунд уйлап утыргач, яңа төрле сүзләр ишетелде! – Мин нәрсәдер эшләгәч, миңа рәхмәтле булалар, мактыйлар... «Син – молодец, яхшы эшләдең!» диячәкләр! – Ни өчендер, бу сүзләр инде алдан ук әйтелергә тиеш кебек иде, ләкин, спойлер бирәм – сөйләшү кабат башлангыч ноктасына кайтачак!

– Син шуны телисеңме? – диде Хәбил, яңа төрле җавап ишетүенә ышана алмагандай.

– Юк. Алай дип әйтүләреннән мин файдалы булып чыгам бит.

– Мин аңладым. Без һаман бер тирәдә йөрибез. Файдалы булу – нәрсә ул синең өчен? Бу халәт сиңа нәрсә бирә?

Кыз тиз-тиз сөйләп, тагын шул ук җавапларын кайтарды – «мин үсәм, рәхмәтле булуларыннан рәхәт һәм шулай тагын да күбрәк эшлисе килә». Бу урында Хәбил аның 2 секунд та уйламыйча җавап бирүен шелтәләде. Кыз сорауны әллә ишетмәде, әллә аңламады...

– Гөлбану, исеңә төшер әле – син кайчан файдалы булдың? Мисал –
бу сеанс. Син монда килдең, – миңа һәм Таңчулпанга файдалы булдың, ди. – Кыз мондый мисалдан соң уйга калды. 30 секундлап уйлангандыр. Җавабы – «белмим... башымда бушлык...»

– Моны үзеннән-үзе шулай дип әйтеп буламы? Мисал – шоколад тәмле, чөнки ул шоколад. Үзеннән-үзе синең өчен мөһим әйберме?

– Әйе, шулайдыр.

Алдагы сан героен искә төшердем әле. Хәбил анда кешенең асылы турында әйткән иде. Монда да шул хәлне күзәттем. Файдалы булу, кешегә үзен корбан итеп булса да ярдәм итү – Гөлбануның асылы булып чыгадыр. Сер итеп кенә әйтәм, геройларның исемнәре дә шулай сайланды.

БҮГЕН ЯРДӘМ ИТӘ АЛДЫММЫ?

Бу бүлекне диалоглар белән генә бирәсем килә. Файдалы булу хисе артында ни бар соң?

Хәбил: Әйдә кемгә дә булса ярдәм итәсе, файдалы буласы килеп тә, алай эшли алмаган очракны искә төшереп кара әле? Яки тырышып та, ярдәм итә алмаган очраклар булганы бармы?

Гөлбану: Булгандыр инде... Хәтеремә бер дә андый очраклар килми.

Хәбил: Ничек уйлыйсың, хәзер нинди процесс бара?

Гөлбану: Син миңа «давишь»...

Хәбил: Ничек ул?

Гөлбану: Мин җавапларын белмәгән сораулар бирәсең.

Хәбил: Димәк, без бүгенгә күпме булдыра алдык, шулкадәр эшләдек. Гөлбануның ризалашуыннан соң, инде таралышабызмы әллә дип аптыраган идем, сөйләшү рәвеше көтмәгәндә яңа борылыш алды.

Гөлбану: Мин авыр пациент булып чыктыммы?

Хәбил: Нигә бу сорауны бирәсең килде?

Гөлбану: Бүген ярдәм итә алдыммы соң?

Хәбил: Син хәзер үзеңне файдалы түгел итеп тоясыңмы?

Гөлбану: Әйе. Минем белән сеанстан бернинди дә материал килеп чыкмастыр кебек тоям, шуңа файдасызмындыр күк.

Хәбил: Әйдә алайса шушы очракны алыйк. Син файдалы булмадың, ди. Нәрсә хис итәсең?

Гөлбану: Мин үземне гаепле хис итәм. Булыша алмадым. Каты итеп әйткәндә – өметләрегезне акламадым.

Хәбил: Гаепле хис итүдән кала, файдасы булу контекстында син тагын берәр нәрсә хис итәсеңме?

Гөлбану: Адекват гаепле хис итәм, башка хисләр юк, мин үземне моның өчен битәрләмим. Мин бүгенге очрашуның яхшы нәтиҗәгә китерүен телим – мәкалә язылсын һәм чыксын иде. Әгәр дә материал җыелмаса, мин сезнең вакытыгызны әрәм иттем дигән сүз.

Хәбил: Ә язма язылу өчен җаваплылыкны миңа тапшыра аласыңмы?

Бу сорау чишелешкә китерергә тиеш кебек иде. Җаваплылыкны кемгә дә булса тапшыруны ничек эшлисе икәнен Хәбил кызга озак аңлатты.

Гөлбану: Әйе, җаваплылык миндә түгел, ди… Мин гаепле түгел... Миңа рәхәт.

Хәбил: Үзең белән нинди нәтиҗә алып китәсең?

Гөлбану: Мин барысын да дөрес эшлим кебек. Әзрәк әкренәергә һәм үземнең нәрсә теләгәнемне аңларга тырышырга кирәк дип уйлыйм. Үз өстемә күп җаваплылык алмаска, хисләремне гамәлләр артына яшермәскә тырышачакмын... Үземне файдалы хис итү – минем «базовый настройкам». Дуслыкта, мөнәсәбәтләрдә мин ниндидер файда китерергә телим икән – бу минем өчен мөһим.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое