Новости
Лайфстайл

АлияНур җырларына аккордлар

Ул – музыкасының сыйфаты һәм текстларының позитив рухы белән аерылып торган татар артисты.

Соңгы вакытта аның иҗаты яңа юнәлеш алып, үсеш кичерде. Алия җырларын үзе иҗат итә, әлеге сәхифәбез өчен аккордларны да җырчы үзе язып бирде.

«Балам»

Җыр сүзләре – Алия Абышева (АлияНур), көй – Алия Абышева һәм Антон Борисов.

Әле яңа гына Алиянең яңа «Балам» җыры дөнья күрде. Җыр авыр күңел халәте, төшенке кәефле вакытта язылган. Лирик герой үз-үзе белән әңгәмә кора. Бөтенесе начар булганда да ул бирешмәскә көч эзли. АлияНур җырлары аша тыңлаучыларына яктылык, җылылык өләшергә тели, шуңа күрә бу җырында да караңгылыктан соң яктылык барлыгына өмет бирә.

Bbm C#
Яңгырдан соң кояш елмая,
G# D#
Караңгыдан якты туа,
Bbm C# G#
Сынаулар алдында, балам,
D#
Башыңны иеп торма...
F# Bbm
Башыңны иеп торма...
Кушымта:
Bbm
Яна йөрәк,
C#
Ярсый, күңел түзми,
G#
Нигә кабат елый?
D#
Нигә дәшми?
Bbm
Булам синең
C#
Якты йолдызың мин,
G#
Юлларыңда балкыйм,
D#
Тик бирешмә!
Bbm C#
Бир кулыңны, дөнья балкыр
G# D#
Бары тик алга атла!
Bbm C# G#
Һәрнәрсәнең үз вакыты,
D#
Башыңны син югалтма!

«Нинди төстә ул бәхет?»

Җыр сүзләре – Алия Абышева (АлияНур), көй – Алия Абышева һәм Антон Борисов.

Җырның текстын Алия 2021 елда, әле табиблыкка укыган вакытта, тулай торак бүлмәсендә яза. Шау-шулы бүлмәдә 18 яшьлек кыз бәхет турында уйлана. Бары тик еллар узгач кына җыр хәзерге формасында тыңлаучыларга тәкъдим ителә. Бәхет һәркем өчен төрлечә: һәр кеше аны үзенчә аңлый, үз төсләрендә күрә.

Bbm F#
Җир йөзендә,
C# G# Bbm
Көнчыгыш яки көнбатышта
F# C#
Яши икән бәхет,
G#
Кем белә аны?
Bbm F#
Кемдер әйтә, көньяк
C# G#
Яисә төньякта,
Bbm F# C#
Ләкин беркем дә белми,
G#
Җавабы бармы?
Кушымта:
Bbm F# C#
Нинди төстә ул бәхет?
G#
Акмы, карамы?
Bbm F# C#
Кайчан безгә ул килер?
G#
Вакыт табармы?
Bbm F# C#
Күпме кеше эзләде,
G#
Аны тапмады,
Bbm F# C#
Тик бер бәндә аңлады,
G#
Хикмәт кайда.
Bbm F#
Күпме вакыт узды,
C# G#
Сулар үргә акты,
Bbm F# C#
Бәхетне син эзләмә,
G#
Үзе табар.

Җырлар кыскартылып алынды

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое