Яңалыклар
Әңгәмә

Айрат Закиров: «Интернеттагы образым чынбарлыктагы шәхесемнән аерыла»

Соңгы елларда социаль челтәрдәр танылып киткән яшь саксофонист Айрат Закиров белән татар эстрадасы артистлары, хейтерларга җавап бирү һәм үзең булып калу турында сөйләштек.

- Айрат, без сине бик энергияле саксофонист дип беләбез. Ни өчен син нәкъ саксофонны сайладың?

- Мин саксофонны тәүге тапкыр 4-5 яшемдә телевизордан күрдем. Бармак белән күрсәттем дә, «Вот это хочу», – дидем. Әни шуннан соң музыка мәктәбенә бирде. Анда миңа флейта тоттырдылар. 4-5 ел аның белән шөгыльләндем, аннары 12 яшьтә миңа саксофон бирделәр. Шул саксофон белән шөгыльләнгәннән соң, бер-ике елдан соң ташларга дигән уйлар килде.

- Ни өчен андый уйлар килде һәм кем сиңе кире кайтырга илһамландырды?

- Футболист буласым килгән иде минем. Футболист булып булмады инде.

- Ни өчен?

- Анда сәләт җитмәде, акча җитмәде (Көлә). Футболны ташлаган арада мин беренче тапкыр Артур Маузерның уйнавын күдем. Аның уйнавыннан үземә үрнәк алдым. Үзем дә әзрәк уйный башладым. Аннары музыка мәктәбендә имтиханны аның чит ил җырларын уйнап тапшырдым, Аллаһка шөкер. Нинди билгегә биргәнен хәтерләмим, дүртме-өчме, иң мөһиме – дипломым бар, диплом – кесәдә.

- Сиңа зур сәхнәгә чыгуы авыр булдымы? Син бу юлда нинди кыенлыклар белән очраштың?

- Психологик яктан әзрәк кыен булды. Рифат Зариповта эшли башлагач, мин гастроль тормышын күрә башладым. Моның өчен Рифат Зариповка бик рәхмәтлемен! Ул мине бу тормышка әзерләде дисәм дә була.

- Син, мин белгәнемчә, бик күп кенә артистларның төркемнәрен алмаштырдың. Ул да булса: Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Вадим Захаров һәм башкалар. Хәзер инде син Ләйлә Галиева төркемендә эшлисең. Ни өчен син шулай күп төркемнәр алмаштырдың? Моның берәр сәбәбе бармы?

- Сәбәп бар инде ул. Иң төп сәбәп – мин аны һәр төркемдә эшләгәндә күрәм. Мәсәлән, Рифат Зариповта миңа 4-5 ай эшләү дә җитте. Анда мин, әйтергә кирәк, ирешә алган дәрәҗәгә ирештем. Аннары Рифат Зариповтан соң мин армиядә хезмәт итеп кайттып, анда башкача үсеш кичердем. Аннан айткач Алмаз Мирзаяновлар белән эшләдем, Аллаһка шөкер. Ярты ел алар белән эшләгәндә гастрольләргә йөрдем, уку вакытында әзрәк кенә укуны да калдырырга туры килде. Алмаз Мирзаяновтан соң мин Илсөя Бәдретдиновага күчтем. 

- Илсөя Ядкаровна белән юлларыгыз ничек аерылды?

- Мин бер ел эшләгәч шуны аңладым: анда бөтен кешеләр кимендә 7- 6 ел эшлиләр иде. Үсеш әзрәк бардыр инде аларның, әмма деградация көчлерәк. Мин шуны уйладым да, икенче елга инде калмадым. 

- Хәзер инде Вадим Захаровка күчәсе килә. Син аның төркеменә ничек эләктен? Нинди мөнәсәбәтләрдә булдыгыз төркем эчендә? Һәм ни өчен аннан китергә булдың?

- Вадим Захаров белән мин Юлия Насибуллина аша таныштым. Ул мине Вадим Захаровка тәкъдим итте. Шул ук моментта миңа Ришат Төхвәтуллин язды. Ә миндә үсмер чактан Ришат Туөхвәтуллинның төркемендә саксофонист буларак чыгыш ясау хыялы бар иде. Ләкин башында ук аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Кыскасы, мин Вадим Захаровта эшли башладым һәм аңа рәхмәтлемен!

- Син банкетларга өстенлек бирәсең дип аңлыйм?

- Банкетлар, беренче очракта, миңа күбрәк акча китерә, икенчедән, минем исемне үстерәләр. Барыбер, Вадим Захаров концертларында мин икенче планда булам, беренче планда Вадим Захаров. Мин анда ялланган эшче кебек, ә банкетларга чакырганда мин – чакырылган кунак. Шуңа күрә минем, беренче очракта, беренче приорететта, банкетлар. 

- Шуның белән синең Вадим Захаров белән эшең тәмамланды.

- Әйе, Аллаһка шөкер, мин аңа чын күңелдән бик рәхмәтлемен. Аның җырлары бик матур, бик яхшы. Үзе дә ул бик яхшы, бик матур җырлый.

- Аннары син Ләйлә Галиева төркеменә килеп эләктең. Аның турында бераз сөйләп кит әле.

- Вадим Захаровтан китеп, бер атна узгач, Ләйлә Галиева миңа: «Айрат, вот у меня концерты скоро начинаются в Башкирии. Давай хочешь со мной работать? Вот такая-то зарплата», – диде. Анда график та ирекле график та иреклерәк, ягъни үземә вакыт күбрәк кала. Аңа бик рәхмәтлемен, хәзер дә гастрольләргә йөрибез, Аллаһка шөкер.

- Син татар эстрадасында тагын кем белән эшләп карар идең?

- Гүзәл Уразова белән эшләп караган идем. Күптән түгел җыр яздырган идек. Ә кумирым – Салават Фәтхетдинов инде. Мин бәләкәйдән аның белән таныш. 

- Ә рус эстрадасыннан син яратып тыңлаган артистлар бармы?

- Рус эстрадасында мин «Dadro»ны тыңлыйм.  Мин Филипп Киркоров белән танышырга телим,  ул зур шәхес. Ә яшьрәкләрдән Полина Гагарина булсын (көлә). Һәм Дима Билан. 

- Син соңгы вакытта социаль челтәрләрдә син популяр. Син ничек комментарийларга туры җавап бирергә курыкмыйсың? Моның серләрен сөйләп кит әле.

- Серләр гап-гади. Мин шундый ук кеше. Хәзер инде, барыбер, күбесе мине күрә башлады.  Җавап язарга каян өйрәндем дигәндә, ул бары тик тәҗрибәдән килә. Иң мөһиме –  дөрес кешеләр белән сөйләшергә. Дөрес булмаган кешеләр белән сөйләшсәң инде, җаваплар да ямьсез булырга мөмкин.

- Андый хейтер комментарийларыҗавап бирү сиңа ниндидер ләззәт китерәме?

- Ләззәт тә китерә. Минем турында уйлыйлар, Аллаһка шөкер. Бик күңелле алар белән.

- Димәк, Айрат Закиров интернетта һәм гади тормышта бер кеше? Бу образ түгел?

- Кайчак инетрнетта минем образ кулланыла, барыбер, кеше алдында үземчә тулысынча ачыла алмыйм. Нигездә мин позитив яктан фикерләргә тырышам. 

Автор: Дилә Фәрхуллина

фото: Айратның шәхси архивыннан

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар