Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире Айдар Ниязов белән интервью тәкъдим итәбез.

- Менә син яшь дирижёр, күптән түгел мөдир булып эшли башладың. Ничек сиңа яңа вазифаң?
- Бик ошый, рәхәт. Уңайлы урын, чөнки минем укуым да, эшем дә бер урында урнашкан. Эшем күбесенчә музыка белән бәйле булганына мин бик сөенәм.
- Вакытыңны ничек планлаштырасың һәм энергияне кайдан табасың?
- Беренчедән, минем укуда паралар күп түгел, чөнки минем индивидуаль программа – мин үзем генә курста. Ләкин мин көн саен эштә: ял көннәрендә, эш вакыты бетсә дә, мин гел эштә.
- Син күпчелек вакытыңны эштә үткәрәм дисең, ә дирижёрлык эшчәнлегең икенче планга күчтеме?
- Юк, без оркестр белән эшләрне дәвам итәбез. Татар музыкасы өчен тырышабыз. Алдагы проектлар да көтелә, әлбәттә, музей кысаларында да.
- Алга таба кайсы композиторларның әсәрләрен башкарырга хыялланасың?
- Мин Солтан Габәши иҗатының амбассадоры булгач, әлбәттә, ул исемлектә беренче урында – аның барлык әсәрләрен башкарырга һәм яздырырга хыялланам.
- Винил кичәләрен үткәрү идеясе ничек килде?
- Мин бу музейга фәнни хезмәткәр булып эшкә килгәч, иң беренче хыялым – винил пластинкалары фондын туплау иде, чөнки монда күп еллар буе пластинкалар сакланган иде. Һәм бу пластинкаларны җыеп, аларны бер каталогка кертеп, кечкенә булса да фонд булдырдым.Июнь башында «Винил атнасы» дип исемләнгән чара үткәрә башладык һәм хәзер ул безнең ай саен уздырыла торган чарага әйләнде. Берничә каһвәханәдә, Печән базары кысаларында Уникаль осталык үзәгендәге павильонында һәм Казанда яңа ачылган ресторанда чараларыбыз инде үткәрелде.
- Ничек уйлыйсың, кеше музейга ни өчен килергә тиеш? Бер төп сәбәпне атап кит әле.
- Безнең музейга музыкага якынрак булу теләге белән килергә кирәк. Мәсәлән, бездә винил тыңларга була, шулай ук йөз еллык патефон бар – ул әле дә эшли. Безнең музей яңартылган, яңа дизайн белән эшләнгән һәм әлбәттә, эстетик ләззәт алу теләге белән килергә була.
- Синеңчә, музейда иң кызыклы экспонатлар кайсылары?
- Сәйдәшнең мемориаль әйберләре: фортепиано, дирижёр таягы, иске патефоннар һәм музыка уен кораллары. Хәтта алар турында«Тайная жизнь музыкальных инструментов» дигән яңа экскурсия уйлап таптык. Тинчуринның шәхси әйберләре гомумән бик аз, әмма бездә аның шкаф-горкасы һәм үз фотоаппаратында төшергән фотолары саклана.

- Салих Сәйдәшев музееның төп экспозициясе нинди концепциягә нигезләнгән?
- Музеебыз яңартылды: элек ул «Салих Сәйдәшев музее» дип кенә атала иде, ә хәзер «Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее» дип атала. Шуңа күрә без танылган композитор аша татар музыкасы турында, аның ничек барлыкка килүе, ничек яңаруы һәм бүген ничек яшәве турында сөйлибез. Гомумән, бу йортта без музыка турында сөйлибез.
- Социаль челтәрләреннән белгәнебезчә син балерина Камилә Галиева белән очрашасың. Аның белән кайда таныштыгыз?
- Мин аны үз фестивалемдә биергә чакырдым. Шуннан языша башладык. Иң кызыгы – ул бу фестивальдә катнаша алмады.
- Музейга күбесенчә нинди яшьтәге кешеләр килә?
- Аудиториябез төрле яшьтәге кешеләрдән тора. Музейны сагынып өлкәннәр килә, чөнки ул ун ел ябык иде. Безнең хәзер төп максатыбыз – балалар да бу мохитне күрә алсыннар өчен аларны кызыксындыру. Әлбәттә, яшьләр киләләр – мине күрергә. (Көлә)
- Айдар, бик зур рәхмәт, күңелле әңгәмәбез өчен. Киләсе очрашуларга кадәр!
- Амин, рәхмәт!

Автор: Азалия Хәйретдинова
Фото: Фирүзә Вәлиева
Комментарийлар юк