Яңалыклар
Яңалыклар

Татар телен өйрәнү буенча чираттагы бушлай курслар башлана

Казанда татар телен өйрәнү буенча чираттагы бушлай курслар 16 ноябрьдә башлана һәм алты атна дәвам итәчәк.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар телен белү дәрәҗәсенә карап, теләүчеләр башлангыч яки югарырак дәрәҗәдәге төркемгә языла ала. Курс программасы сөйләм теле нигезләрен һәм грамматиканы үз эченә ала. Уку тәмамлангач, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Теркәлү өчен сылтама аша узасы.

Урыннар саны чикләнгән.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар