Яңалыклар
Әңгәмә

Александр Далматов: «Яшьләргә кызыклы булган кино төшерәсем килә»

«Минем иң зур хыялым – тормыштан гел уңай эмоцияләр генә алып яшәү» ди татар кинорежиссёры Александр Далматов. Бу язмада сезне аның белән зур әңгәмә көтә!

«Бездә кинолар әле «трендовый» түгел»

- Әйтергә кирәк, соңгы елларда сез танылып киттегез. Бер-бер артлы сериал, фильмнарыгыз чыга. Сүзне дә татар киносыннан башлыйк. Сезнеңчә, татар киносы гомумроссия кино контекстында үз урынын ничек таба ала? Табамы, гомумән?

- Миңа калса, әлегә татар киносы «бәби хәлдә» дип әйтергә кирәк. Әле бездә шундый көчле, җитди, күптармаклы киноиндустрия юк. Киноиндустрия дигәндә инде күз алдында павильоннар, кинохудожниклар, киногриммёрлар, хәтта киносценаристларны тотарга кирәк. Алар күпмедер дәрәҗәдә барысы да бар, мәсәлән киносценарист, безнең заманның бөек драматургы – Мансур Гыйләҗев, режиссёрлардан – Илдар Ягафаров бар. Киногриммёрлар бар. Театр һәм кино гримы бер-берсеннән бик аерыла бит. Кино гримында күп нәрсә эшләп була: кешене яшәртеп, кайтартып, ләкин ул тормышчан булырга тиеш. Менә әлегә кино безнең формалашып кына килә, ләкин әгәрдә бездә шул киностудия, кинопавильоннар булмаса, ул зур күтәрелеш алмаячак. Шул эш якын киләчәктә башкарылсын дигән хыяллар, өметләр белән яшим. Ә кинолар бездә чыгып килә, менә Мәрҗани турында «Мөгаллим» киносы чыкты күптән түгел генә, шулай ук «Әлифба» киносы чыкты. Ләкин бездә кинолар, кызганыч, әле «трендовый» түгел, мин аны менә шундый булуын теләр идем.

- Сезнең фильмнарыгыз һәм спектакльләрегездә төп рольне еш кына көчле рухлы хатын-кыз язмышлары били. Ни өчен сезне нәкъ менә шундый геройлар җәлеп итә?

- Бу дөньяда мине һәрвакыт җәмгыять, ниндидер принциплар, система кызыксындыра. Сезнең заман теле белән әйткәндә, стереотиплар белән көрәшкә кергән кешеләр миңа бик ошый. Мәсәлән, караны ак дигән, акны кара дигән. Аның язмышы бүтән кешеләрнекенә охшамаган дип әйтим инде. Менә безнең «Кеше китә – җыры кала» сериалы, тамашачыларыбыз карады инде, бик күп яхшы кайтавазлар килә. Әлбәттә, анда колхозчы хатын турында сүз бара, ләкин ул да бит анда башка. 

Менә сез хәтта кайнана белән торуны күз алдыгызга да китерә алмыйсыз, хәтта «кайнана» сүзен белмисездер дип әйтим инде. Ә ни өчен Васвилкамалны яраттылар? Чөнки ул ирекле булды, кайнаналарга, кайнаталарга, бер кешегә дә ирек бирмичә, ничек теләде, шулай яшәде. Һәм безнең тамашачы аңа кызыгып: «Эх, менә минем яшьлек шулай узмады, мин бит андый булмадым» - дип карады. Аннары менә безнең «Кырык дүртнең май аенда» Хәмдия образы шулай ук. Менә ничектер шулай килеп чыга аның тормышы, һәм ул аңа гаепле түгел. Соңгысы, Минзәлә театрында «Сәхи(я)» спектакле. Анысы инде гомумән ирдәүкә. Ул «вызов» ясый бит кешеләргә, җәмгыятькә, көчле булу турында. Элек бит инде күпмедер кызлар үз язмышын үзе хәл итеп бетерә алмаган, дөресен әйткәндә. Аның язмышын әти-әнисе, туганнары, шул җәмгыятьтәге стереотиплар хәл иткән. Һәм Сәхия аларның барсына да каршы чыгып әйтә: «Юк, бүтән алай булмый», - ди. Менә белмим, яшьләргә бу кызыктырмы, юктырмы.

Беләсеңме, минем яшьләргә кызык булган берәр кино төшерәсе килә, 14–16 яшьлекләр өчен. Нәрсә турында булыр, әлеге белмим, бәлки мәхәббәт турындадыр.

- Керәшен темасына фильм төшерү турында уйлаганыгыз бармы? Әгәр бар икән, сез аны ничек күрсәтер идегез?

- Мин үзем бит инде керәшеннәр белән үскән кеше, безнең Питрәч районы, Көлкәмәр авылы... Бик кызыклы кешеләр бар инде, минем кайбер кешеләр турында, әби-бабайлар турында бик язасы килә. Мин язмасам, кем язар инде алар турында. Хәзер бит андый әбиләр дә, андый бабайлар да юк. Ә менә керәшен темасына дигәндә, минем исәп бар, берәр грантка да язмакчы булам. Бар шундый геройлар керәшеннәрдә, менә Пётр Гаврилов дигән герой. Минем Гавриловның характерын ачасы килә, чөнки аның характерында тулы бер авылның характеры күренә, менә «Әлбәдән характеры». Беләсезме, мин сезгә сөйлим, Әлбәдәннәр шундый бик кызык халык бит, минем әбиләр шул авылдан. Бабай миңа бик кызык итеп аңлата иде «Әлбәдән характерын». Әлбәдәннең төп принцибы – ул бәхәс. Алар һәр әйбергә бәхәсләшәләр. Бабай шулай көлеп әйтә иде, менә Гаврилов шундый кеше инде ул.

Аннары бик кызыклы сугыш вакытында генштаб җитәкчесе – Алексей Иннокентьевич Антонов. Аны да бит ачкан кеше юк. Әлбәттә ачалар, сөйлиләр, ләкин анда чагылырга тиеш аның милли коды, яшәгән җире, нәселе, туганнары. Менә шул әйберләрне күрсәтәсе килә.

- Сезнең өчен «уңышлы режиссер» дигән төшенчә нәрсәне аңлата?

- Күп кеше уйларга мөмкин инде, сине халык яратса, синең турында яхшы сөйләсәләр – менә бу уңыш дип. Әлбәттә, бу яктан минем уңышым бар, яраткан кешеләр күп. Ләкин минем өчен төп уңыш булыр иде –  «Титаник» дәрәҗәсендәге фильмнар төшерә алсам. Мин ышандыра алсам безнең җитәкчеләрне, безнең кешеләрне менә шундый фильмнар татар киносында була ала дип. Татар киносында йөзәр миллионлык проектлар була ала дип ышандыра алсам, менә бу миңа уңыш булыр иде. Әлегә андый уңышым юк. Булсын инде.

- Бүгенге көндә сезнең иң зур хыялыгыз нинди?

- Минем иң зур хыялым – тормыштан гел уңай эмоцияләр генә алып яшәү.

«Яшь аудиториягә чыгасым килә»

- Әлеге вакытта нинди яңа проектлар өстендә эшлисез?

- Менә мин хәзер«Саҗидә» дигән документаль художественный фильм төшерәм. Ул Саҗидә Сөләйманова турында. Аннары трагик артист Мөхтәр Мутин һәм Мөхәммәт Мәһдиев турында документаль фильмнар төшерәбез. Өч зур проект, ләкин бу эшләр белән параллель рәвештә мин яшүсмер кыз мәхәббәте турында фильм төшерергә телим, тулы метрлы, бер сәгатьтән артык, ике сәгатькә якын. Хәзерге вакытта мин ул турыда уйлыйм – хыялланмыйм, ә планлаштырам. Минем яшь аудиториягә чыгасым килә. Унбиш-унҗиде яшьтәге кешеләргә татар киносын каратасым килә. Алар бәлки үзләрен карап, үз яшьтәшләрен карап, анда актёрлар да яшь булачак, үз проблемаларын күреп, бәлки бер өлеше кинога тартылырлар. Менә шундый планнар әле.

- Татарча кино төшергәндә режиссёр нинди кыенлыклар белән очраша?

- Беренче проблема – ул индустрия булмау. Бер зур кино оешмасы булмагач, үзеңә табарга кирәк камерасын да, операторын да. Тагын бер кыенлык ул – акча җитмәү. Һәм тагын бер проблема – тормышта татар теле күп яңгырамый. Әлбәттә, ул авылларда, өйләрдә бардыр, ләкин сөйләүчеләр даирәсе азрак булгач, аны экранда күрү сәер, экранда ясалма яңгыраган кебек. Шуңа күрә татар телен тормышчан итәргә тырышабыз. Телне экранга яраклаштыру бик җиңел түгел.

- Яшь режиссёрларга, бигрәк тә милли темага эшләргә теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

- Укырга кирәк. Китаплар укыгыз, телләр өйрәнегез, дуслашыгыз, форумнарда катнашыгыз. Үзегезнең теләгән өлкәгә күбрәк игътибар итегез. Хәзер мөмкинлекләр күп. Гомумән, кызыксынырга, теләргә, бөтен әйберләрне, теманы да, эшеңне дә яратырга һәм елмаерга!

Дарья Дементьева

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар