Новости
Аннан-моннан

Яман шеш китереп чыгаручы ризыклар

Боларны ашамавың хәерлерәк!

 

Бүгенге  көндә онкология авыруы зур проблема. Бу чир яшәрә - моның сәбәпләре төрле: генетика һәм экологиядән тыш, без көндәлек тормышта ашаган ризыклар да сәламәтлеккә турыдан-туры йогынты ясый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тикшеренүләре буенча, кайбер популяр ризыклар яман шеш (рак) куркынычын берничә тапкыр арттыра. Тәлинкәбездән нәрсәне ашыгыч рәвештә сызып ташларга кирәк?

1. Казылык һәм сосискалар (Эшкәртелгән ит)

Сосиска, казылык (колбаса), бекон һәм ысланган ит ризыклары иң куркыныч исемлектә лаеклы урын ала. Озак саклансын һәм тәмле булсын өчен аларга  нитритлар һәм консервантлар өстәлә. Әлеге матдәләр кеше организмында канцерогеннарга әйләнә. Белгечләр колбоса һәм башка эшкәртелгән итне эчәклек рагы китереп чыгара алуын дәлилләгән.

2. Алкоголь

Хәтта аз гына күләмдәге спиртлы эчемлек тә зыянлы. Алкоголь составындагы этанол күзәнәкләрнең ДНКсын җимерә. Ул бөтен төрле онкология куркынычын да кискен арттыра.

3. Кызыл ит (чамадан тыш күп ашаганда)

Сыер, ат һәм сарык ите файдалы булса да, аны атнага 500 граммнан артык кулланырга киңәш ителми. Бигрәк тә итне артык кыздырганда яки күмердә каклаганда (шашлык) анда куркыныч химик кушылмалар бүленеп чыга. Шулай ук майлы - дуңгыз һәм сарык итен дә сирәгрәк куллану яхшырак - алар ашказаны асты бизенә зур йогынты ясый.

4. Фастфуд һәм фритюрда кыздырылган ризыклар

Кызган бәрәңге, чипсы, пәрәмәч кебек кайнап торган майда пешерелгән ризыкларда югары температура аркасында акриламид дигән матдә ясала. Бу матдә күзәнәкләрне зыянлый һәм шеш барлыкка килүгә этәргеч бирә.

5. Газизләнгән татлы эчемлекләр һәм шикәр

Шикәр үзе генә рак тудырмый, әмма ул кешене симерүгә (ожирение) китерә. Семерү исә организмда хроник ялкынсынулар китереп чыгара һәм гормональ фонны боза, бу — яман шеш күзәнәкләре өчен иң уңайлы мохит.

 

Исемлектәге ризыкларны күрү белән үк паникага бирелергә кирәкми. Төп кагыйдә — чаманы белү һәм баланс саклау. Рационыгыздан ярымфабрикатларны әкренләп чыгарыгыз, аларны яшелчәләр, балык һәм чикләвекләр белән алыштырыгыз. Организм — ул бик акыллы система, без аны дөрес тукландыра башлауга, ул безгә озак һәм сәламәт тормыш белән җавап бирәчәк. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое