Татарстан Республикасы җыелма командасы пилотсыз системалар буенча «НТИ милли ярышлар системасы» инженерлык бәйгеләре финалында команда зачетында 13 бүләк яулады: өч алтын, җиде көмеш һәм өч бронза.
Шулай ук аның хисабында «Аддитив фабрика „Проектларны иң яхшы тәкъдим итү“» дигән махсус номинациядә беренче урын. Ярышлар Түбән Новгородта узган «Архипелаг 2026» проект-мәгариф интенсивы кысаларында оештырылды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Җыелма команда составына сигез мәгариф оешмасы һәм предприятие вәкиле булган 47 катнашучы керде: КНИТУ-КАИ, КГАУ, Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы, Иннополис лицее, Казан инженерлык үзәге – лицей, Казанның Идел буе районы 35 нче лицей – «Галактика» мәгариф үзәге, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы.
Төп дисциплиналар арасында кояш фермаларын автоном инспекцияләү, пычрану һәм зыяннарны ачыклау, урманнарны күзәтү һәм янгыннарны табу, су өсләрендә объектлар эзләү, дроннар һәм су асты аппаратларының берлектә эшләве, һава һәм җир роботлары көтүен идарә итү, дронопортлар белән автоном логистика, миссияләрне киберкуркынычсыз үтәү, цифрлы җитештерү һәм 3D-реинжиниринг бар иде.
Барлыгы ярышучыларга 22 дисциплина тәкъдим ителде. Конкурсантлар алдына һава, җир һәм су асты платформаларын берләштерү, ясалма интеллект модельләрен объектларны танырга өйрәтү, көтү үзара тәэсир итешү алгоритмнарын төзү һәм пилотсыз системалар элементларын проектлау бурычы куелды.
Моннан тыш, ярыш көннәрендә «Дрон-гараж» технологик чишелешләр күргәзмәсе – конкурсы оештырылды. Анда катнашучылар пилотсыз автоном системалар, робототехника, цифрлы системалар, таратылган энергетика технологияләре, локаль ясалма интеллект, спутник сервислары һәм башка инновацион өлкәләрдәге үз технологик эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
«Архипелаг 2026» проект-мәгариф интенсивы – яңа технологияләр һәм индустрияләр өлкәсендә проектлар үстерүче технологик командалар, индивидуаль катнашучылар, стартаплар, университетлар, төбәкләр һәм компанияләр өчен мәйданчык. «Архипелаг» кысаларында масштаблы чаралар 2018 елдан үткәрелә. Шул вакыт эчендә аларда 50 меңнән артык кеше катнашты.
Нет комментариев