Түбән Кама районында, яшьләрдә наркотикларга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм бәйлелек үсешен кисәтү максатыннан, «Наркотикларга каршы десант» циклы кысаларында профилактик акция узды.
Аны «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Кира Данченкова үткәрде.
Катнашучылар әлеге куркыныч матдәне ничек танырга һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлау күпкә файдалырак һәм дөресрәк икәнен белделәр. Хәвефле ситуацияләрдән качарга ярдәм итүче гамәли киңәшләргә аерым игътибар бирелде.
Акцияне «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында да уздырдылар, анда спорт чаралары да узды. Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү, балаларны һәм ата-аналарны уртак эшчәнлеккә җәлеп итү, шулай ук яшүсмерләрдә спортка һәм түгәрәк эшенә кызыксыну уяту.
Нет комментариев