Казанда Татарстан Язучылар берлеге «Әдәби фест» дип аталган өч көнлек әдәби фестиваль уздыра.
Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара 9-11 октябрьдә ТР Милли китапханәсендә узачак. Өч көн дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданында әдәбият, музыка, кино һәм театр сәнгате турында фикер алышу булачак.
- әдәби маркет
- лекторий
- балалар почмагы
- фильм карау
- иммерсив спектакль
- китап алмашу — буккроссинг
- шигъри-музыкаль кичәләр
Тулы программа берничә көннән игълан ителәчәк.
Нет комментариев