Статистика мәгълүматларына күз салсак, 14 миллионнан артык кеше РПП (ашау-эчү тәртибе бозылуы) белән көрәшә, шуларның 3 миллионы – балалар һәм яшүсмерләр.
Ешрак бу чирдән кызлар интегә. Кешегә үзенең тәне, авырлыгы, кыяфәте турында әйтелгән сүзләрнең никадәр тирән яра калдыра алуын күпләр аңламый, кызганыч. Язмам герое Залинә Гыйлаҗиева әңгәмә көнендә үз тарихын аноним рәвештә сөйләргә теләгән иде. Әмма соңыннан ул исемен яшермәскә кушты.

«ЙОМЫРКАЛАР ФӘРЕШТӘ БУЛЫП КҮРЕНӘ»
– Үзеңдә РПП барлыгын кайчан аңладың?
– Үткәннәргә борылып карыйм да, тормышымның икегә бүленгәнен аңлыйм. 14 яшькә кадәр мин, әйтерсең лә, берни турында уйламаганмын. Хәзер миңа 20 һәм минем бөтен уйларым ашау, калорияләр, авырлык тирәсендә генә әйләнә. Башка нәрсәгә игътибар итүе дә авыр.
– Көндәлек тормышыңа бу ничек тәэсир итә?
– Нәрсә эшләсәм дә, үз ресурсларымның 15 процентын гына эш өчен тотам кебек. Бу мине чыннан да борчый, чөнки эшемне тиешенчә яхшы башкара алмыйм. Мин һәр иртә «бүген күпме калориялек ашарга хакым бар?» дигән уй белән уянам. Ул уй һәрвакыт минем белән. Иртәнге аш ашарга хакым бармы? Көндезге ашны ашасам, үземне гаепле сизәчәкменме? Кичке ашны ашамасам, иртәгә көзгедә нәтиҗә күренерме? Ә ул нәтиҗәне күрмәсәм, кабат үземне кулда тота алырмынмы? Алмадым, ди: иртәгә яңа баштан башлыйм... Әйе, мин яңадан башлыйм. Тик бер атнадан тагын шул ук хәл, җыелып килә-килә дә, мин тагын үземне контрольдә тота алмыйм...
Кайвакытта бу бер атнадан озаграк та була. Иң озагы – бер ай булгандыр. Ләкин барыбер шул ук юлга кайтам. Хәзер бераз җиңелрәк, чөнки мин үземнең ашавыма «кагылган» кешеләргә алай эшләргә кирәкмәвен әйтә башладым. Бу – минем проблема, ашау турында үз киңәшләрегезне үзегездә тотыгыз.
– Болар барысы да ризыкка карашны үзгәртәдер?
– Әйе... Мин суыткычны ачкач, ризыкны түгел, аның калориясен күрәм. Кибеттә дә үзем кебек кешеләрне күргәнем бар. Гади кешеләр гадәттә кирәк ризыкның әзерләнгән көнен карыйлар да, кәрзингә салалар, ә без һәр продуктны энәсеннән җебенә кадәр тикшерәбез, һәр язылган мәгълүматны укыйбыз – шулай һәр продуктка бишәр минут китәргә мөмкин. Хәтта 3,2 процентлы сөтне яратсаң да, 2,5 процентлыны алачаксың, чөнки аның калорияләре әзрәк.
Суыткычта йомыркалар миңа фәрештә булып күренә – аларда аксым бар. Кешеләр гадәттә хайваннардан яки бөҗәкләрдән курка, ә мин колбасадан куркам, чөнки аның калориясе күп.
ҮЗЕҢӘ НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘРГӘ СОҢ?
– Башкаларның синең янда иркен ашавына ничек карыйсың?
– Минем янда, мисал өчен, шоколад ашасалар, тыныч кына карый алмыйм. Ничек кемдер шулкадәр күп калория булган шоколадны ашый ала? Ләкин мин кич белән үзем дә аны ашаячакмын бит. Тик монда бер аерма бар – ул кеше тыныч күңел белән, берни турында уйламыйча ашый, ә мин үземне гаепле хис итәм. Алай гына да түгел, мин үземне адәм актыгына санап, контрольдә тота алмавыма ачуланып елыйм. Ә үзеңә ничек ярдәм итәргә соң? Психологларга да йөреп карадым – алар минем шәхси тормышыма, үткәнемә бәйләнәләр. Мин бит аның кайдан килеп чыкканын беләм, белеп, нәрсә эшләргә?
– Бүген синең халәтеңне аңлаучы, бушанырдай, таяна алырдай кешең бармы?
– Ярты елдан артык психологка йөрдем, тик үзгәреш күрмәдем, акча гына сарыф ителде. Шулай бер «срыв»та күп итеп чикләвекле шоколад ашадым. Мин РПП булган кешеләр җыелган төркемгә тап булдым. Анда психологны алыштыра алырдай китап барлыгын белдем. Ул көндәлек кебек – үз-үзеңә сораулар биреп, җавапларын да табасың. Мин барысын да аңа с өйлим, әле үземне тулысынча аңлаган кеше юк.
– Белүемчә, ашау-эчү тәртибе бозылган кайбер кешеләр еш үлчәнә. Синдә дә ул гадәт бармы?
– Минем алдымда һәр иртә үлчәүгә басаргамы-юкмы дигән сайлау тора. Алдагы көнне күп ашаган булсам, үлчәнәм, чөнки миңа авырлыгымның артканын күреп, алга таба үземне контрольдә тотарга һәм контрольне ычкындырган өчен үземне «җәзаларга» кирәк. Әгәр иртән үлчәүдә яхшы нәтиҗә күрсәм, мин үземне шоколад белән «бүләклим».
Спойлер: икенче көнгә шул ук хәл кабатланачак! Бу чиксез дәвам итә һәм мин моның белән яшим.
«НОРМАЛЬ ЯШИ АЛМАВЫМА ҮПКӘЛИМ»
– Ә синең көндәлек рационың ничек төзелгән?
– Көнгә 1500 калориялек ашыйм. Үземә мондый юл сайладым: шуның яртысын мин иртәнге ашта ашыйм, калган яртысын – кичке ашта, төшке ашта шикәрсез эчемлек кенә эчәм. Мин үземне көнгә 2 тапкыр ашауга ияләштердем. Кичке сәгать алтыга кадәр ашарга тиешмен, аннан соң су гына ярый. Тагын бер максат – көнлек су эчу нормасын тутыру. Үзем белән су йөртәм һәм әгәр дә миннән су сорасалар, бу минем ачуымны чыгара. Мин «юк» дия белмим һәм шул ук вакытта минем рационны бозуларына да тыныч карый алмыйм. Әгәр 3–4 калориягә генә артып китсә дә, мин үземне кабат адәм актыгына санап, гаепләячәкмен. Үз-үземә нормаль яши алмавыма үпкәлим.
Укырга баргач, төркемдәшләрем аудиториягә менү өчен лифт сайласа, мин баскычны сайлыйм – шулай минем калорияләрем «яна». Әле расписание төзүчеләргә параны алтынчы яки җиденче катта куюларына рәхмәтләр укыйм! (Көлә).
Кешенең көнлек адым нормасы – 10 мең, мин көн дә 20 мең йөрергә тырышам. Узган көз аягымны авырттырдым һәм ай буе йөри алмадым. Бу да сәбәпсез түгел иде. Ул вакытта калорияләрне киметер өчен 50 мең адым ясадым. Хәзер йөрергә чыкканда адымнарымны 10 меңнән киметмим.
АВЫЗЫҢНЫ ҮЛЧӘП АЧ!
– Булимия турында сөйләшәсем килә.
– Булды. Искә төшерәсем килми. Шуны гына әйтим: күпмедер вакыт булимия компульсив рәвештә туктый алмыйча ашау белән чиратлашып торды. Хәзер инде ярты елдан артык берсенең дә булганы юк, үземне контрольдә тотам.
– Син бу халәтеңне 14 яшеңдә, башлангыч чорда ук сизә идеңме яки хәзер генә игътибар итә башладыңмы?
– Хәзерге кебек аңламасам да, сизә идем. Чөнки миңа янымда булган һәркем аны искә төшереп тора иде. Ул вакытта аралашкан кешеләр, укытучылар, яшьтәшләр моның турында онытырга бирми иделәр. Йөземә карап «эре гәүдәле» дип әйтүләрен оныту авыр, әлбәттә. Алар үзләренчә комплимент әйтмәкче булгандыр инде, тик бу бит комплимент түгел. Ә мин үземне ул сүзләрдән саклый алмый идем, шуңа күңел әрни. Шулай да мин бүген үземне күпкә көчлерәк тоям.
– «Ул вакытта аралашкан кешеләр» дисең, алар белән бүгенге көндә дә аралашасыңмы?
– Алар хәзер минем тирәмдә юк дисәм дә була. Әйе, алар бар, ләкин гел күрешеп, аралашып тормыйм, аларны үткәндә калдырырга өйрәндем. Ләкин кайчакта ул мизгелләр, аларның сүзләре искә төшә... Бүген дә «җибәрә» алмаган ситуация 10 нчы сыйныфта укыганда булды. Кул көрәше ярышына әзерләнгәндә, сыйныфташ егет авырлыгым турында ямьсез сүзләр әйтте. Шуннан соң мин, гомумән, үземә бикләндем, соңрак үземдә яшерен депрессия булганын белдем. Миңа моны искә төшереп сөйләү хәзер дә авыр.

Кешеләр берәр кайчан башкаларның тәне, кыяфәте турында начар сүзләр сөйләмәскә өйрәнерме икән? Авызыңнан чыккан сүз башка берәүнең ямалып килгән ярасын актарырга мөмкин икән дип уйлар өчен нинди дә булса фильтр куярга кирәктер инде ул?! Минем өчен тәнем – бала кебек. Аны начар сүзләрдән саклыйсы килә, ә саклый алмаганда, мин үземне гаепле хис итәм. Үз рәнҗетүләрем дә җиткән... Мин моның белән ничек көрәшергә икәнен аңларга тырышам. Шул тырышуларның нәтиҗәсен күрә башлагач кына, киртә булып төшүчеләр килеп чыкмасын иде ул…
Үз тәнемне, үземне ничек бар, шулай кабул итәсем килә. Идеаль нәтиҗә өчен көрәшергә туры килә икән, мин көрәшәчәкмен. 10 ел булсынмы, 20 елмы – мөһим түгел. Агым уңаена яши алмыйм бит, иң беренче чиратта сәламәтлегем өчен көрәшәсем килә.
фотолар: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев