Электрон мактау тактасы
Новости
Яңалыклар

«Җәннәт бакчасы: Россия ислам сәнгате» күргәзмәсе финисажы

22-23 сентябрьдә «Җәннәт бакчасы: Россия исламы сәнгате» күргәзмәсе үз эшен XII Санкт — Петербург халыкара Берләшкән мәдәниятләр форумы алдыннан финисаж-махсус программасы белән төгәлли.

Программа ТР Милли музеенда узачак.

«Җәннәт бакчасы: Россия ислам сәнгате» күргәзмәсе — Татарстан Республикасы Милли музееның, стрит-артны тикшерү институтының, Көнчыгыш музееның һәм Мәрҗани фондының уртак проекты. Музейлар тарихи экспонатлар өчен җавап бирде, ә заманча рәссамнар өчен — стрит-артны тикшерү институты. Экспозициядә Татарстан, Дагыстан, Башкортостан һәм Кырымнан заманча рәссамнарның эшләре һәм объектлары тәкъдим ителде.

Күргәзмәнең концепциясе бакчаларны эмоциональ кабул итүгә һәм аларның оҗмах символыннан алып социаль бәйләнешкә кадәр мөселман мәдәниятендәге урынын билгеләүгә корылган. Экспозиция алты зонадан торды: Дөньялар арасы, Бакча, Рухилык, Мәхәббәт, Тәнлек, Үлем  һәм ул гөбәдия (күп катлы пирог) –  барлык тойгы органнары тарафыннан комплекслы кабул итү принцибы буенча төзелде.

Әлеге күргәзмә турында безнең материалны монда укырга мөмкин.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое