Электрон мактау тактасы
Новости
Яңалыклар

Татарстанга Халыкара яшьләр фестиваленең чит ил катнашучылары килде

Казанга «Халыкара яшьләр фестивале – 2026» төбәк программасында 30 чит ил катнашучысы килде.

Биш көн дәвамында алар Татарстан мәдәнияте, яшьләр проектлары, югары уку йортлары һәм республиканың технологик мәйданчыклары белән танышачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Делегация составына Индонезия, Малайзия, Аргентина, Үзбәкстан, Казахстан, Ливан, Көньяк Африка Республикасы, Зимбабве, Пакистан, Мексика, Вьетнам, Иордания, Оман, Мисыр, Нигерия, Иран, Абхазия һәм Мадагаскар вәкилләре кергән.

Делегация сәфәре 21 сентябрьдә тәмамланачак. Кунаклар Татарстан Республикасы Дәүләт Советында, Казан федераль университетында һәм уникаль осталык үзәгендә булачаклар. Шул ук кичне делегация Мәскәүгә юл тотачак.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое