Электрон мактау тактасы
Новости
Яңалыклар

Мошенниклар алдау өчен тарихларны ничек уйлап таба?

Татарстан мәктәп укучыларына мошенникларның алдау өчен нинди ысуллар уйлап табулары турында сөйләячәкләр.

2026 елның 14 сентябреннән 11 октябренә кадәр «Цифрлы ликбез» проекты кысаларында «Мошенниклар алдау өчен тарихларны ничек уйлап таба?» дигән темага дәрес узачак. Материаллар – видеоконтент һәм педагоглар өчен методик киңәшләр – цифровойликбез.рф сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.

Алынган мәгълүматларга караганда, Яндекс икенче тапкыр «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектында катнаша. Компания экспертлары претекстинг, ягъни  җинаятьче шәхси мәгълүматны, акчаны алдыру яки кешене кирәкле гамәл кылырга мәҗбүр итү өчен дөрес тарих уйлап таба торган мошенниклык төре турында онлайн-дәрес әзерләгәннәр. 

Дәрес 6 яшьтән өлкән булган кешеләргә туры килә. Форматы кыска мультфильм кебек. Мультфильмга презентация, интерактив биремнәр, дәрес сценарие һәм белемнәрне ныгыту өчен тест бирелә.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое