Электрон мактау тактасы
Новости
Карьера һәм үсеш

Премьера: «Идел» журналы «Офиста» сериалын төшерә башлады. Бүген беренче серия чыкты!

«Идел» журналы редакциясе «Офиста» дип аталган беренче кыска метражлы корпоратив сериал төшерә башлады. Беренче серия бүген, 17 сентябрь, социаль челтәрләрдә дөнья күрде.

«Офиста» – «Идел» редакциясенең тормышы турында кыска форматлы вертикаль сериал. Анда хәзерге заманда актуаль проблема – редакциягә егетләр җитмәве темасы күтәрелә.  Беррәттән, дедлайннар, мөнәсәбәтләр, бәхәсләр һәм шәхси тарихлар бер-берсе белән үрелеп бара. Геройлар татар телендә заманча контент ясый, ә сериалдагы күп кенә вакыйгалар реаль хәлләргә нигезләнгән.

Сценарий язу, актёрлар булып уйнау, төшерү һәм монтаж эшләрен дә редакция хезмәткәрләре үзләре башкара. Сериалда рус телендә субтитрлар да бар – аны татар телен белмәгән яки начар белгән милләттәшләребез дә карый ала. Барлыгы 12 серия көтелә, атна саен һәр пәнҗешәмбе бер серия чыгып барачак. Сериалның тизеры инде социаль челтәрләрдә чыкты һәм тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.

Сериалның сюжетына килгәндә, эшсез утырырга күнекмәгән редактор Рәмзия Галимова коллективка бүгеннән редакция хезмәткәрләренең 20 проценты ир-атлар булырга тиешлеге хакында әйтә. Коллективта эшләүче кызлар бу яңалыкны ничек кабул итәр? Алга таба вакыйгалар ничек үсеш алыр? Бу сорауга җавапны «Офиста» сериалын карап белергә мөмкин булачак. Серияләрне «ВКонтакте» төркемендә дә карарга мөмкин.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое