Без артистлар турында «театр җене кагылган» дип әйтергә яратабыз. Мин сезне үзе артист булмаса да, җаны-тәне белән театрга гашыйк тагын бер кеше белән таныштырырга телим.
Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының режиссёр ярдәмчесе Гөлүсә Раупова белән театр дөньясына ничек килеп эләгүе, үзе өчен иң катлаулы спектакль һәм эш процессы турында сөйләштек.

«БИЧУРАДАН КУРЫККАНЫМНЫ ХӘТЕРЛИМ»
Мин Арча районының Яңа Ашыт авылыннан, театр дигән нәрсәне мин телевизордан гына күреп белдем. Элек ТНВ каналында ялларда төнлә спектакльләр күрсәтәләр иде, мин шулай берсендә Фәрит абый Бикчәнтәев куелышындагы «Бичура» спектаклен күреп калдым. Ул спектакль, аеруча спектакльдә Бичура барлыкка килгәндә яңгырый торган тавыш минем хәтеремә сеңеп калган – аннары Бичурадан курыкканымны хәтерлим. Әмма курыксам да, исем китеп, яратып карый идем мин ул спектакльне. Бәлки, театрга мәхәббәт миндә шул вакытта уянгандыр.
9 нчы сыйныфны тәмамлагач, мин юридик юнәлеш буенча укырга кердем, 7 ел шушы өлкәдә укыдым. Нишләптер, ул вакытта мин театр училищесы барлыгын да белмәгәнмен инде. Буш вакытым булган саен спектакльләргә йөри идем, театр турында кайда, нинди мәгълүмат бар, барысын да карап, артистларның тормышын газеталардан, интервьюлардан укып, белеп бардым. Бөтен кызыксынганым шул бер театр иде.
«МЕНӘ МОНДА МИН ҮЗЕМНЕ КИРӘКЛЕ КЕШЕ ИТЕП ТОЯМ!»
Укыган юнәлешем буенча мин бер көн дә эшләмәдем: дипломны алдым да, оныттым. Аннары озак еллар сату эшләре буенча менеджер булып эшләдем. Берзаман ТНВ каналында эшләгән бер таныш кыз миңа: «Җәй көне сериал төшерәбез, син бу өлкә белән кызыксынасың бугай, администратор булып эшлисең килмиме?» – дип язды. Мин ризалаштым һәм шундук эшләгән җиремнән киттем. Шулай җәй буе сериал төшердек, мин күп кенә актёрлар белән таныштым һәм бу эшнең ни дәрәҗәдә минеке икәнен аңладым, «Менә монда мин үземне кирәкле кеше итеп тоям!» – дип уйлап куйганымны хәтерлим.
Ул проект тәмамлангач, бераз эшсез йөрдем. Аннары берзаман танышым Зөһрә Вилданова (Камал театрында менеджер. – Авт.) белән күрешеп, сөйләшеп утырганда, үземнең беркайда да эшләмәвемне әйттем. Зөһрә: «Бездә режиссёр ярдәмчеләре кирәк дип беләм, белешеп карыйм әле», – диде. Шулай тиз генә бер-бер артлы берничә әңгәмәдә булдым: башта – труппа мөдире Исрафил абый Сафин белән, аннары баш режиссёр Фәрит абый Бикчәнтәев белән. Икенчесендә курыкканнарым! Анда Фәрит абый: «Нишләп юридик юнәлеш түгел?» – дип сорады – «минеке түгел» дип җавап бирдем. Фәрит абыйның тагын бер соравы хәтергә кереп калган: «Син үпкәчел кешеме?» – дип сорады ул. Мин: «Әйе, әмма эштә кешегә үпкәләп йөри торган гадәтем юк», – дип җавап бирдем. Шушы ике сөйләшүдән соң мине театрга эшкә алдылар һәм килеп урнашуга ук мин «Дуслар җыелган җирдә» спектакленә әзерлек эшләренә кушылдым. Мин әле аннары бер ай буе кешегә әйтми йөрдем, чөнки үзем дә ышанып бетә алмадым, шаяру гына булып чыгар кебек тоелды.
БЕРЕНЧЕ КЫҢГЫРАУДАН ПӘРДӘ ЯБЫЛУГА КАДӘР
Миннән «Ә син театрда нәрсә эшлисең?» дип сорыйлар – биредә эшли башлаганнан бирле иң курыккан соравым ул. Башка һөнәрләрдә бурычларны төгәл санап була, ә минекендә – юк. Әмма шулай да аңлатып карыйм. Режиссёр ярдәмчесенең эше читкалардан ук башлана: артистларны туплау, режиссёрның бөтен теләкләрен исәптә тотып текстны редакцияләү һәм башкалар. Спектакль сәхнәгә күчеп, репетицияләр башлангач, цехлар белән эш башлана: режиссёр сораган әйберне – ниндидер кием булсынмы ул, декорацияме – барысын да кирәкле кешеләре белән сөйләшеп, табып әзерләргә кирәк.
Премьералар башлангач, мин үземне бар нәрсә өчен дә җаваплы итеп тоям. Беренче кыңгыраудан алып, спектакль азагына кадәр син барысының да яхшы узуы өчен җавап бирәсең. Декорацияләр үз урынындамы, бар артист та әзерме, киемнәре тәртиптәме. Барысы да әзер булгач, соңгы кыңгырауны яңгыратасың һәм синең команда белән пәрдә ачыла. Аннары тамаша тәмамланып, пәрдә ябылуга кадәр реквизитлар, яктылык, артистлар, декорацияләрдәге бар үзгәрешләрне исәптә тотып, син спектакльне «алып барасың».
Спектакльдә нидер тиешенчә бармаса, иң беренче режиссёр ярдәмчесенә киләләр. Бер урындык дөрес урында тормаса да, сәхнәгә чыккач, артист югалып калырга мөмкин. Берәр нәрсә дөрес бармаса, үзем сәхнәгә йөгереп чыгардай булам.
Хәзер мин спектакльләрне гади тамашачы буларак карый да алмыйм, чөнки бөтен нечкәлекләрен күрәм, ишетәм: артистның утка дөрес басмавын да, микрофоннарның чыжлавын да... Үз эшем күзлегеннән карамаска тырышсам да, килеп чыкмый.
«СПЕКТАКЛЬ АЗАГЫНДА УТЫРЫП ЕЛЫЙСЫ КИЛДЕ»
Эшемдә иң нык стресс кичергән бер очракны сөйлисе килә. Бер спектакль барышында безнең тавыш режиссёрының кисәк хәле начарланды һәм ул яныма килеп: «Мин алга таба спектакльне алып бара алмыйм, ашыгыч ярдәм чакыртыйк», –
диде. Әле ул шундый музыкаль, гел ниндидер тавышлар белән үрелеп бара торган спектакль. Ашыгыч ярдәм чакырдык, артистлар аптырап карый, аларга спектакль барганда моны сөйләп булмый бит инде. Безнең бәхетебезгә, ул вакытта театрда башка тавыш режиссёры да булган, тиз генә аны чакырттык. Мин спектакль беткәнче сәгать ярым буе аңа рация аша «хәзер моны куй, тавышын арттыр, кимет, бу артист кулын күтәргәч, мондый тавыш куй» дип аңлатып тордым. Монда әле башкаларга: монтировщикларга, ут куючыларга да команда биреп барырга кирәк бит әле. Спектакль азагында минем утырып елыйсы килде, шулкадәр зур стресс иде ул миңа.
Мин эшләгән иң катлаулы спектакльләрнең берсе – «Сафлык музее». Анда күчешләр, хәрәкәтләр бик күп, витриналарның кайчан, ничек чыгасын – барысын да секунды белән төгәл башкарырга кирәк. Әмма минем эштә иң авыры, мөгаен, башка режиссёр ярдәмчесе урынына синеке булмаган спектакльне алып барудыр. Анда партитураларга гына таянып, машинально эшләргә туры килә. Ә менә үз спектаклеңне бөтенләй башка хисләр белән, кадерләп
эшлисең – чөнки ул синең үзеңнеке, кадерле.
«ФӘРИТ АБЫЙ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ – ҖАН РӘХӘТЕ»
Кайбер спектакльдә синең иҗатка урын әллә ни калмый, ә кайберләрендә – киресенчә. Мисал өчен, «Сафлык музее» спектакленең читкалары башлангач, мин текстның сәхнә өчен бик туры килмәвен, редакцияләргә кирәклеген әйттем. Шулай, ахыр чиктә, текстны үзем яңадан яраклаштырып тәрҗемә иттем. Кайчак Фәрит абый миннән: «Гөлүсә, син бу турыда нәрсә уйлыйсың?» – дип сорап куярга мөмкин, шул чакта гына мин үз фикеремне әйтәм. Мин әле дә үземне кайчак бу өлкәдә лаек түгел кеше итеп тоям, чөнки биредә барысы да диярлек театраль белемле кешеләр, ә мин бөтенләй башка, иҗатка кагылышы булмаган өлкәдән килдем. Бер режиссёр икенчесеннән бик аерыла.
Режиссёр төгәл, җаваплы кеше булса, аның белән эшләве җайлы. Мәсәлән, Фәрит абый белән эшләү – җан рәхәте. Ул репетиция икедә була ди икән, эш төгәл икедә башланачак. Ул бөтен детальгә зур игътибар биреп эшли: аңа бу персонажның бу урында ни өчен нәкъ шушы сүзне әйтүенә кадәр белү кирәк. Таркаурак, әмма иҗади рухлы, барысын да кисәк, минутында үзгәртергә ярата торган режиссёрлар белән эшләү дә үзенчә кызык, әмма стресс та. Чөнки миңа режиссёр сораган бар әйберне цехлар белән сөйләшеп табарга, кирәкле кешеләргә аңлатырга кирәк бит.
Театрда эшли башлаганчы, мин спектакльнең нинди авырлык, зур хезмәтләр аша үтеп сәхнәгә чыкканын күз алдыма да китерә алмый идем. Сәхнә артында гына да күпме кеше бит, аларның берсе генә авырып китеп тә, аның урынына икенче кеше килсә, спектакль командасы өчен зур стресс була.
«ӨЙДӘ ЯТКАНЧЫ, БОЛАЙ ГЫНА БУЛСА ДА ТЕАТРГА КИЛӘМ»
Минем башта артист буласы килә иде, көллиятне бетергәч, Фәрит абыйның Мәдәният институтында курс җыйганын белдем, консультацияләргә дә йөрдем, әмма мине киләсе этапка чакырмадылар. Шуннан соң бераз күңелем төшеп, театрга йөрүдән дә туктаган идем. Аннары язмыш бөтенләй башка яктан миңа театрга эләгү мөмкинлеге бирде. Хәзер әле ярый артист булмаганмын, дип уйлыйм. Артистларның тормышын, аның нинди катлаулы һөнәр икәнен күреп торам. Бәйлелек уята торган һөнәр ул – нинди генә артист булса да, рольләре азмы, күпме – бөтенесенең дә сәхнәдә буласы килә. Мин үземне артист итеп күз алдыма китереп карыйм да, берәр нәрсә әз генә булса да минемчә бармаса, мин-минлегемә тиеп, үземне кирәксез кеше итеп тоя башлар идем сыман. Сәхнә артында исә мин үземне мөһим кеше итеп тоям. Мин өйдә ятк анчы, болай гына булса да театрга килеп, нәрсәдер эшләп китәм.
«СИН КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ЭШЛӘЯЧӘКСЕҢ, ДИСӘЛӘР, МӘҢГЕ ЫШАНМАС ИДЕМ»
Театрда язылмаган кагыйдәләр бар, әмма сиңа аларны берәү дә аңлатмый, эшли-эшли, башкалар белән аралаша-аралаша моңа үзең әкренләп төшенәсең. Биредә сине сыныйлар да – көтелмәгән хәлләрне ничек хәл итүеңне, аерым очракларга нинди реакция күрсәтүеңне... Мин аеруча цехларда эшләүчеләр белән сөйләшергә яратам – анда театрның легендар артистлары, Шәүкәт абый Биктимеровлар буыны белән эшләгән кешеләр бар. Алар белән сөйләшеп утыру – үзе бер рәхәт. Театрда эшләүчеләрнең күбесе – минем рухыма якын кешеләр, мин биредә һәркемне үз кешем итеп тоям. Эшкә урнашкач кына, берсендә сәхнә артында торганда, яныма Искәндәр абый Хәйруллин килде: «Син эшли ала торган эш бу, борчылма» – диде. Шул бер сүзе генә дә мине шундый үс ендереп җибәрде. Элегрәк миңа кем дә булса «Син Камал театрында эшләячәксең, артистлар янәшәсендә булачаксың, спектакль чыгаруда мөһим роль уйнаячаксың», – дип әйтсәләр, мин мәңге ышанмас идем.

фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев