К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының социаль челтәрләрендә «Чорма» кием коллекциясен күреп гаҗәпләнүчеләр бармы монда? Без театрның матбугат хезмәте җитәкчесе Луиза Закирова белән сөйләштек һәм хәзер ул барлык серләрне дә чишәр.
Тинчурин театры брендын булдыру идеясе режиссёрыбыз Айдар Җаббаров тарафыннан тәкъдим ителде һәм ул инде сезон башында ук формалаша башлады. Әмма, күрәсең, әлеге идеянең чынга ашу вакыты нәкъ менә «Казан егетләре» спектакле дөнья күргән чорга туры килергә тиеш булгандыр. Без гадәти логотиплы футболка, худи, кепкалар белән генә чикләнмичә, берничә адым алга китәргә – тирәнрәк мәгънә салынган, концептуальрәк киемнәргә алындык. Бу сезонда без «Чорма» дип исемләнгән беренче коллекцияне тәкъдим иттек. Бу исем очраклы түгел. Коллекция тулысынча авыл рухын, авылның үзенә генә хас җылылыгын һәм гади матурлыгын чагылдырырга тиеш иде.

Чорма да юкка сайланылмады. Анда ниләр генә юк: бабайның яшьлеген искә төшергән затлы пинжәге дә, әбинең арка җылысы да, әнинең яшьлектәге итәге дә... Шуңа күрә яңа коллекциядә авыл мотивлары аеруча нык чагыла: бомберлардагы тәрәзә сурәтләре, чәйнек, тәлинкә, чынаяклы аксессуарлар, телогрейканы хәтерләткән ефәк жилеткалар – болар барысы да шул мохиткә бер ишарә.
Әгәр Сез «Казан егетләре» спектаклен күргән булсагыз, андагы тәрәзәләр, һичшиксез, игътибарыгызны җәлеп иткәндер. Хәзер исә нәкъ менә шул тәрәзәләр яңа коллекциянең төп бизәкләренең берсенә әверелде. Шуңа күрә Тинчурин театрының әлеге башлангычын турыдан-туры «Казан егетләре» спектакле белән бәйләргә мөмкин. Бу – авыл рухын шәһәр мохитенә күчерү омтылышы. Авыл киемнәре – шәһәр кешесе өчен яңача яңгырашта!
Әлеге коллекцияне булдыруда дизайнер Наҗия Галимова зур өлеш кертте. Коллекция Казан шәһәренең халык сәнгате һөнәрләре техникумы базасында тегелде. Аның директоры Раушания Сәүбәнова – идеяләргә бай, иҗади карашлы кеше. Ул безнең тәкъдимне зур теләк белән кабул итеп, аны кыска вакыт эчендә тормышка ашырырга ярдәм итте.

Тукымаларга аерым тукталып китәсе килә. Бүгенге көндә бөтен дөньяда этно мотивлар игътибар үзәгендә булганда, без дә әлеге юнәлештән читтә калмадык. Коллекциядә
сыйфатлы, үзенчәлекле этно тукымалар кулланылды, алар милли тамырларны заманча формада ачарга ярдәм итә. Минемчә, без хәтта бераз вакыттан алдарак та атладык кебек. Коллекция кыю холыклы булып чыкты. Ул үзен күрсәтергә курыкмаган, стиль аша үз фикерен әйтергә теләгән шәхесләр өчен тудырылган.
Фотолар К. Тинчурин театрының матбугат хезмәтеннән алынды
Нет комментариев