Көз – кабак ашы ашап җылыныр өчен менә дигән вакыт! Җайлы рецепт тәкъдим итәбез.
Кирәк булачак:
1-2 кг кабак
1 уртача зурлыктагы кишер
1 уртача зурлыктагы суган
1-2 уртача зурлыктагы помидор
1-2 тырнак сарымсак
тәменчә тоз, борыч, сөремле паприка (копченая)
1-1,5 литр ит шулпасы (булмаса, су гына да ярый)
Кабак, кишер, помидорны уртача зурлыкта турап, пергамент кәгазен майлап җәеп, противеньга тезәргә. Сарымсакны турамыйча гына шунда ук тезәргә. Тоз, борыч, паприканы тәменчә сибәргә. Яшелчәләр йомшарып киткәнче, 180-200 градуста духовкада пешерергә.
Суганны, йомшарып киткәнче, сыек майда кыздырып алырга.
Пешкән яшелчәләрне ит шулпасына я кайнап чыккан суга салырга һәм блендер белән вакларга. Артык куе булып чыкса, тагын бераз су өстәргә була. Тозын тәмләп, кирәк булса өстәп, бераз тагын кайнатып алырга. Ашка сохарилар я моцарелла сыры өстәргә була.
Нет комментариев