2027 елда Россиядә Эль-Ниньо климатик күренешенең йогынтысы аркасында салкын һәм яңгырлы җәй фаразлана.
- Әгәр Эль-Ниньоныж йогынтысы көчле булса, статистика буенча, 81 процент очракта җәй салкын һәм 73 процент – яңгырлы була. Әлеге статистикадан чыгып, киләсе җәй безне эссе, кояшлы һава белән шатландырмас дип уйлыйм. Хәер, төрлечә булырга мөмкин, – дип сөйләде Фобос» һава торышы үзәге әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.
Элегрәк синоптик хәбәр иткәнчә, Тын океанның үзәк һәм Көнчыгыш экваториаль өлешләрендә суларның җылынуы белән характерлана торган Эль-Ниньо климат күренешенең йогынтысы аркасында якынлашып килүче кыш Россиянең күпчелек өлешендә аномаль җылы һәм дымлы булыр дип көтелә.
«РИА Новости»
Нет комментариев