18 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге территориясендә «Яшьләр вакыты» республика фестивале кысаларында «Идел – Идель» мәйданчыгы да булачак.
«Оялып торма – үзеңне күрсәт» дип аталган җанлы аралашу мәйданчыгы 15:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк. Әлеге мәйданчыкта яшьләр бер-берсе белән таныша, аралаша алачак.
Мәйданчык программасы өч юнәлештән тора:
- 15:00 дән 16:00 гә кадәр һәм 17:00 дән 18:00 гә кадәр «Голос в будущее» күчмә студиясе эшләячәк. Фестиваль кунаклары чатырга (шатер) кереп, камера каршына баса һәм киләчәккә кыска видео-юллама яздыра алачак.
- 16:00 дән 17:00 гә кадәр «Тиз танышулар» узачак – әлеге формат берничә минут эчендә яңа дуслар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итәчәк.
- 15:00 дән 19:00 гә кадәр интерактивлар зонасы эшләячәк. Катнашучылар үзләре турында кыска анкета тутыра, фотога төшеп, аны танышу тактасына урнаштыра алачак.
«Идел – Идель» мәйданчыгы «Яшьләр вакыты» фестиваленең зур программасының бер өлеше булачак, ул беренче мәртәбә бөтен Татарстаннан беренче курс студентларын һәм яшьләрне берләштерәчәк. Аннан тыш, фестивальдә белем бирү мәйданчыклары, яшьләр һәм студентлар берләшмәләре күргәзмәсе, республиканың әйдәп баручы предприятиеләре белән карьера зонасы, спорт һәм интерактив зоналар, шулай ук җирле артистлар һәм федераль хедлайнер – The Hatters төркеме катнашында зур музыкаль программа эшләячәк.
Фестиваль 18 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге территориясендә узачак. Бер үк вакытта чаралар республиканың ун шәһәрендә: Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Алабугада, Чистайда, Яшел Үзәндә, Лениногорскида һәм Иннополиста узачак. 40 меңнән артык катнашучы көтелә.
Фестивальгә керү ирекле, ләкин сылтама буенча кереп теркәлергә кирәк.
Фестиваль «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Студентлар лигасы» ярдәмендә үткәрелә.
Нет комментариев