Электрон мактау тактасы
Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов үз тавышын бирде: «Битараф булмагыз, киләчәгебез өчен тавыш бирегез!»
Новости
Яңалыклар

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов үз тавышын бирде: «Битараф булмагыз, киләчәгебез өчен тавыш бирегез!»

Бүген, 18 сентябрь, Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары башланды. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов 136 нчы номерлы рус-татар гимназиясендә үз тавышын бирде.

«Бу көнне булган үзгәрешне, әлбәттә, һәр яшь кеше күрә, тоя, яңа яшьләр үзәкләре, спорт мәйданчыклары, кызыклы форумнар, чаралар — барысының максаты — яшьләргә мөмкинлек булдыру. Аллага шөкер, безнең илебездә, республикада мөмкинлекләр күп, аларны куллана белергә кирәк. Битараф калмагыз — килегез. Тотрыклы үсешне саклау өчен һәрберебез илебезнең үсешендә катнашырга тиеш. Киләчәк өчен тавыш бирегез!» — диде ул.

Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар 18-20 сентябрь көннәрендә уза.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое