Казанда татар телендә сөйләшү клублары челтәре киңәя: яңа очрашулар Залесныйда һәм Татар китабы йортында башлана
Казанда балалар һәм өлкәннәр өчен татар телендә аралашу мөмкинлекләре арта. Габдулла Тукай әдәби музеенда балалар өчен сөйләм клубы инде эшләп килә.
14 ноябрьдән яңа сөйләм клубы (инде яшьләр өчен) Залесный бистәсендә ачылачак. ә 19 ноябрьдә Татар китабы йортында «Ләчтит» клубы үз эшен башлап җибәрәчәк. Киләчәктә мондый клубларны Казанның башка районнарында һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә дә оештыру планлаштырыла.
Проектның төп максаты — татар телендә җанлы аралашу мохите булдыру, балаларга һәм өлкәннәргә телне көндәлек тормышта активрак кулланырга ярдәм итү, тел киртәсен җиңү һәм татарча сөйләшергә теләүчеләрне берләштерү.
Габдулла Тукай музеенда балалар өчен сөйләм клубы эшли
Габдулла Тукай әдәби музеенда (Габдулла Тукай ур., 74) 5 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалар өчен татар сөйләм клубы инде эшләп килә. Очрашулар атнага бер тапкыр, һәр пәнҗешәмбе көнне, бер төркемдә үткәрелә.
Балалар белән тәҗрибәле, иҗади һәм һәр балага якын килә белүче укытучы Гөлфия Илнур кызы Габдуллаҗанова шөгыльләнә.
12 очрашудан торган программа дәвамында балалар татарча аралаша, төрле уеннар уйный, яңа сүзләр өйрәнә һәм тел күнекмәләрен ныгыта. Дәресләр иркен һәм дустанә мохиттә үтә. Клуб балаларда татар телендә сөйләшүгә кызыксыну уятуга, аларны бер-берсе белән таныштыруга һәм дуслаштыруга юнәлдерелгән.
Балалар шөгыльләнгән арада ата-аналар да музейда вакытларын файдалы үткәрә ала: китап укый, өстәл уеннары уйный һәм үзара аралаша.
Курс ахырында дәресләргә даими йөргән балаларны бүләкләр көтә.
Нет комментариев