Яңалыклар
Яңалыклар

«Әнвәр Хәйри һәм Фаяз Хуҗин укулары» яшьләр фәнни-гамәли конференциясенә гаризалар кабул итү 22 ноябрьгә кадәр озынайтылды

XI Республикакүләм «Әнвәр Хәйри һәм Фаяз Хуҗин укулары» яшьләр фәнни-гамәли конференциясенә гаризалар кабул итү кампаниясе 22 ноябрьгә кадәр озынайтылды. Проект җиңүчеләрен Мисыр иленә сәяхәт көтә.

Конференция «Биләр. Тамырлар» проекты кысаларында Биләр тарихын өйрәнүгә, аның тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм актуальләштерүгә ярдәм итү, шулай ук укучыларны тикшеренү һәм мәгърифәтчелек эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән территориянең потенциалын ачу максатыннан үткәрелә.

Тикшеренү эшләре «Биләр – аң-акыл, көч-куәт, вакыт һәм рухи киңлекне берләштергән урын» дигән бердәм мәгънәви тема кысаларында башкарыла. Һәр катнашучы бер тематик юнәлешне сайлый һәм индивидуаль тикшеренү эшен башкара. Сайланган теманы, аның актуальлеген һәм гамәли әһәмиятен, методология һәм ирешелгән нәтиҗәләрне презентация форматында тәкъдим итү каралган. Тикшеренү эшләренең тематикасы түбәндәге тематик юнәлешләргә карап билгеләнә:

• Әнвәр Хәйри һәм Фаяз Хуҗинның биографияләре, галим, мәгърифәтче, Сәләт остазы буларак хезмәтләре;
• Тарих һәм археология;
• Мәдәният һәм антропология;
• Табигать һәм география;
• Цифрлы мирас һәм музей технологияләре;
• Туризм, белем бирү һәм креатив индустрияләр;
• Сүз, сәнгать һәм медиа;
• Иҗтимагый-икътисади һәм идарә юнәлешләре.

Конференциядә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре гомуми белем бирү учреждениеләренең тарих, мәдәният, туган якны өйрәнү, табигый һәм тарихи-мәдәни мирас һәм тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксынган 7–11 сыйныф укучылары; Сәләт оешмасы аланнары, уку-укыту программалары һәм проектлары, шул исәптән узган еллардагы «Тамырлар» олимпиадасы һәм «Сәләт РУВИКИ» клубы катнашучылары көч сынаша. Аеруча Биләр төбәге, Алексеевск районы, Әнвәр Хәйринең туган ягы Аксубай төбәге һәм Фаяз Хуҗинның туган төбәге Зәй районы яшьләре һәм балалары актив катнашырга чакырыла. Катнашучылар өч лигага бүленә: кече лига – 7–8 сыйныф укучылары; урта лига — 9–11 сыйныф укучылары; өлкән лига — студентлар һәм аспирантлар лигасы. Студентлар һәм аспирантларга, конференциядә катнашу өчен, әлегәчә кайсыдыр бер Сәләт проектында катнашкан булу мөһим шарт булып тора.

Конференциянең катнашу этабы 2026 елның 1–3 декабрендә Алексеевск районы Биләр авылының «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә үткәрелә. Катнашучыларны Идел буе Болгарстаны тарихын һәм мәдәниятен тәкъдим итүче иң зур экспозиция белән таныштыру һәм төбәкнең матди һәм рухи мирасы турында тулы күзаллау формалаштыру максатында программада Болгар цивилизациясе музеена сәяхәт каралган.

Конференциянең партнёрлары – ТР Фәннәр академиясе, беренче чиратта, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, ТФАның Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты; ТР Милли китапханәсе; Аксубай һәм Зәй муниципаль районнары администрацияләре; КФУ, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты; РУВИКИ – күптелле интернет-энциклопедия.

Гаризалар менә әлеге форма буенча кабул ителә.
 

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар