Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советының киңәйтелгән утырышыннда Уфа шәһәреннән килгән яшь активист, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Алинә Сабитова Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, аларның потенциалын тулысынча ачу һәм яңа заманча цифрлы платформа булдыру мөһимлеген билгеләп үтте.
Аның әйтүенчә, бүген татар яшьләре Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә актив эшли. Әмма аларның барысы да бер-берсе турында белеп бетерми. Мәсәлән, бер төбәктә яңа мавыктыргыч проект гамәлгә ашырылса, икенче төбәктәге яшьләр бу турыда белмәскә мөмкин.
- Шуңа күрә без татар активистларының бердәм цифрлы системасын булдыруны тәкъдим итәбез, – диде ул.
Активистларның шәхси профиле: Һәр катнашучының кайсы төбәктән булуы, нинди оешмада эшләве һәм үз проектларын күрсәтә алу мөмкинлеге.
Татар яшьләре оешмаларының бердәм базасы: Төрле шәһәрләрдә, төбәкләрдә һәм чит илләрдә эшләп килүче барлык татар яшьләре оешмаларының тупланмасы.
Чаралар һәм мөмкинлекләр календаре: Форумнар, белем бирү программалары, стажировкалар һәм грант конкурслары турында актуаль мәгълүмат.
Активистларны кызыксындыру системасы: Яшьләрнең иҗтимагый активлыгын бәяләү һәм аларга үсеш өчен яңа мөмкинлекләр бирү.
Шулай ук цифрлы система кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне көчәйтү, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа проектлар башлап җибәрү мөмкинлекләренә басым ясалды.
Комментарийлар юк