Новости
Яңалыклар

Татарстанда юеш кар һәм яңгыр явачак

12 ноябрьдә, Татарстанда дымлы һәм тотрыксыз һава торышы сакланачак, температура бераз түбәнәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы саклана. Төнлә, көндез юеш кар һәм яңгыр явачак.

Кайбер урыннарда төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда бозлавык хасил була.

Төнге +1...-2 градуслардан соң көндезге сәгатьләрдә республика буенча һава +1...+4 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +1...+3 градуска кадәр).

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое