Новости
Әңгәмә

Гүзәлия Нәҗипова: «Өйгә ашкынып кайтам»

Үзенең һөнәренә гашыйк һәм тугры кеше генә дистә еллар анда хезмәт итә аладыр.

Бүгенге героем нәкъ менә шундыйлардан. Гүзәлия Нәҗипованың Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында эшли башлавына 20 ел узган: күпме рольләр уйналган, гастрольләргә йөрелгән... Болар хакында үзе белән сөйләштек.

– Мин Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә тудым. Без гаиләдә дүрт кыз үстек, мин – төпчеге. Олы апам – «Казан нуры» халык уен кораллары оркестрында музыкант, икенче апам институтта укыта, өченче апам спорт өлкәсендә эшли, ә мин театр юлыннан киттем. Кечкенәдән актив булсам да, актриса булырмын дип уйламадым. Әнием исә, киресенчә, актриса булу хыялын чынга ашыра алмаган – ул чордагы кыенлыкны чамалыйбыз. Шуңа аның өмете миндә иде. Мин тормышымны сәхнә белән бәйләгән очракта биюче булырмын дип уйладым, чөнки биергә бик тә яраттым! Укытучым да мине үсендереп, шул юнәлештән китәргә киңәшен биреп торды. Ә язмыш дигәнең кызык бит ул, уйламаганда-көтмәгәндә, үз борылышларын алдыңа китерә дә куя. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, мин документларымны тотып Казан театр училищесы ишеге каршында басып тора идем инде. Бары тик үземне сынарга килгән җиремнән өч этапны да уңышлы үтеп, укырга кердем! Шулай итеп, Әмир абый Аманулла (Камалиев. – Авт.) курсында укый башладык. Ике елдан соң безне Ренат абый Әюпов үзенең канаты астына алды. Безнең белән бергә Эмиль Талипов, Ирек Кашапов, Руслан Ибраһимов, Энҗе Яруллина кебек хәзер төрле театрларда эшләүче артислар укыды. 2005 елда укуны тәмамлап, өчебез Кариев театрына (ул вакытта Яшь тамашачылар театры. – Авт.) килдек. Шул көннән соң инде ике дистә ел үткән – мин ике тапкыр декретка китеп кенә эштән тукталып тордым.

– Рольләр театрда эшли башлагач та булдымы?

– Кариев театрында «Кыю кызлар» спектакле репертуарда бара иде. Без килгәч, Ренат абый мине Тутакай роленә алды. Әле дә хәтеремдә: репетиция бара. Мин чыгышым алдыннан бик борчылдым, дулкынландым. Сәхнәгә чыгып бастым да карыйм – кызлар арттан кызыксынып күзәтеп торалар. Ренат абый башлангыч чордан ук безгә бик булышты, терәк булды. Шул ук елны «Печән базары» спектакленә тотындык, анда 5-6 роль уйнадык. Төп ролем исә Сәмидә булды. Гомумән, ул үзенең студентларын рольсез калдырмый, ярдәм итеп тора. Училищедагы остазларыбыз безгә карата яхшы мөнәсәбәттә булганга, бу өлкәдән китү турында уй башка килмәде. Диплом спектаклен куйганда инде театр минеке икәнен аңладым. Нәкъ менә шул вакытта инде син остазларыңның карашын күрәсең, тоемлыйсың.

– Нинди характердагы рольләр күңелегезгә якынрак?

– Комедияле рольләр рәхәт булса да, драма күңелгә ятышлырак. Уйландыра, елата торган спектакльләрне яратам. Әмма комедиядә уйнау авыррак, тамашачыны көлдерү өчен күбрәк көч кирәк.

– Уйныйсы килгән рольләр бармы әле?

– Егерме ел эчендә бик күп рольләр уйналды, төрле шартларда эшләнде, гастрольләргә йөрелде, барысы истә дә түгел инде. Рольләргә килгәндә, тормышның ачысын да, төчесен дә күргән, күпне кичергән төпле татар хатынын уйнар идем. Студент вакытта Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» спектаклен куйган идек. Без анда Эмиль Талипов белән төп рольләрне уйнадык: мин – актриса, ул – рәссам иде. Шуны искә төшерәм дә, яшьлектә булуы белән рәхәт хисләр калдырганын сизәм. Хәзер мин аны башкача, әмма шул ук составта уйнар идем. Миләүшә образы белән тормышымда ниндидер параллель сизәм.

– Театр актрисасы буларак танылу авырмы? Хәзер бит үз брендыңны булдыру, таныту дип еш сөйләшәләр.

– Актёр кешегә сәхнәдә танылу авыр дип уйлыйм. Телевидение, киноларда күренсәң, сине халык исендә калдыра, чөнки анда дубльләр дә кабатлана һәм экраннан карау башка инде ул. Мин фильмнарда да төштем, бу өлкә миңа шулай ук бик ошый. Үзбәкстан режиссёры Фәрит Дәүләтшин мине күреп алып, «Хыял» фильмында баш рольне – Рәмзияне бирде. Шуннан соң Нурания Җамалиның «Кайда син?» сериалында төштем, «Нинель» исемле әдәби-нәфис фильмда Нинель булдым. Александр Далматов фильмында да яратып төштем. Фильмда син бөтенләй башка яктан ачыласың. Бәлки театрдагы рольләремне дә истә калдыралар, таныйлардыр, әмма ул тамашачы белән сөйләшенми кала бит.

– Күптән түгел сезгә Татарстанның атказанган исеме бирелде. Артист кешегә бу исем беренче чиратта нәрсә бирә?

– Исем алу – театрда 21 еллык хезмәтемнең нәтиҗәсе. Тагын да яратып, канатланып эшләргә этәргеч бирә. Балачакта биюче булырга хыяллансам да, мин хәзер нәкъ менә театрда булуым белән бәхетле! Монда бит барысын да эшлисең.

– Театрда дуслык бармы?

– Мин кырт кистереп кенә төгәл әйтә алмыйм, чөнки үзем бөтен кешене дә якын китерә торган кеше түгелмен. Тормыш тәҗрибәсе миңа барлык кешегә дә ышанырга кирәк түгеллеген аңлатты. Театр өлкәсендә, рольләр бүлгәндә аеруча, дуслык дип тормыйлар – роль алу өчен тырышалар. Әйе, һәр актёрга роль кирәк, ул бит безнең ипиебез. Әмма минем роль сорап йөргәнем булмады. Тыйнаклыгым аркасындамы, үземне шулай тәрбиялимме – белмим, уйныйсы килмәүдән түгел ул, менә мин шундый кеше
инде – роль бирәләр икән, шатланып алам, юк икән – юк. Дуслык темасына кире кайтсак, минем дустым – ирем, ул сердәшчем дә, киңәшчем дә. Без 16 ел бергә.

– Гаилә темасына сөйләшүне дәвам итик әле, алайса. Ирегез белән танышу тарихын сөйләгез әле!

– Мин ул вакытта театрда эшли идем. Ирем Ренат белән дус кызымның туена баргач таныштык. Ул минем яныма килде дә: «Без синең белән балалар бакчасына бергә йөрдек,  хәтерлисеңме?» – ди. Мин аптырап киттем, каян аны хәтерлисең инде? Баксаң, ул да Осиново бистәсендә үскән икән. Без дусларча аралаша башладык, тимераякта шуарга йөрдек. «Дуслар» дип йөри торгач, 4 айдан соң ул миңа: «Әйдә, өйләнешәбез?» – диде. Кулымны сорарга килгәч, әни минем сәхнә кешесе булуым турында кисәтте һәм: «Кызың гастрольләрдә йөри, әтиләре балаларны үзе генә карый, дигән сүзе булмасын», – диде. Һәм беләсеңме, беркайчан да алай булмады. Ренат бик гаилә җанлы кеше, мин берничә атнага гастрольгә чыгып киткәндә дә, берүзе ике баланы карап кала иде. Ул белеме буенча пешекче, әмма 16 ел бергә яшәп, ашарга пешергәне булмады. (Көлә). 

Иҗат кешесе түгел, бөтенләй башка өлкәдә эшли. Гомумән, иҗат кешесе белән гаилә корган булсам, миңа авыр булыр иде. Аллаһы Тәгалә безгә ничек хәерле икәнен яхшырак белә. Улларыбызга килгәндә, Самат – 9 нчы сыйныфка, Булат 3 нчегә бара. Олы малай сәнгатькә тартылмый, ул кул белән эшли торган кеше. Ә Булатта сәләт бар, биюгә дә шундук алдылар үзен. Кечкенәрәк чакта хайваннарны оста күрсәтә иде. Ләкин улларымның сәнгать юлыннан китүен теләмәс идем. Актёрлар арасында тормышны алып баручылар да бар, билгеле. Әмма тормыш өчен җитдирәк һөнәр кирәк кебек. Хәер, алар ахыр чиктә үзләре сайлаячак. Тәрбия буенча, балаларны дингә якынайту буенча уйланабыз, аларга үрнәк булырга тырышабыз. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», – диләр бит. Яшь барган саен, тормыш кыйммәтләрем үзгәрә: яшь чакта сәхнә дип янып яшәсәм, хәзер мин йортыбызга, гаиләмә тартылам. Спектакль беткәч тә, тизрәк өйгә кайту ягын карыйм. Анда минем зур бакчам да бар. Башта миннән иптәш кызлар: «Ник шулай кайтырга ашкынасың?» – дип сорыйлар иде, үзләрен кунакка чакыргач, «Сезнең монда чыннан да рәхәт икән!» дип ышандылар. Менә шулай театр белән гаилә арасында балансны табып яшим.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое