Әдәбият белән кызыксынучы, китап укырга яратучы дусларым шактый. Алар белән билгеле бер әсәр яки автор турында еш сөйләшәбез.
Язучы Марат Кәбиров иҗатына тукталдык та, арадан беребезнең: «Марат абыйдан гел сорыйсы килеп йөри иде...» диюе җитә калды – мин инде сорауларны туплап, язучының үзенә юлладым. Ул җавап биргән арада Зөләйха Камалова Марат Кәбировның портретын ясады.

«КӨЗГӘ ФАНТАСТИК ХИКӘЯЛӘР ҖЫЕНТЫГЫ ӘЗЕРЛИМ»
ФИРҮЗӘ БИКБАЕВА:
– Марат әфәнде, бер әсәр яза башлап, икенчесенә, аннан өченчесенә күчеп, ахырда берсен дә тәмамлый алмый калган очракларыгыз буламы? Андый вакытта башлаган эшне җиренә җиткерү өчен нинди ысуллар кулланасыз?
– Төрле юнәлештә, төрле жанрда эшләүче автор буларак, бер әсәр башлап, аннан икенчесенә, өченчесенә күчү минем өчен табигый хәл. Соңгы елларда мин татарда булмаган яки тоткарланып калган жанрларны тергезүгә күбрәк игътибар бирәм бугай. Яз көне хоррор жанрына караган электрон китап форматында хикәяләр җыентыгы чыгардым. «Караңгы як» дип атала. Көз көне фантастик хикәяләр җыентыгы әзерлим. Әле менә шул җыентык өчен әсәрләр язам. Аннан соң, бәлки, фэнтези, детектив жанрлары турында уйлармын. Гадәттә, минем кул арты җиңел була. Башка авторлар да бу жанрларга игътибар итәргә мөмкин дим.
Бу минем эшләнеп яткан кайбер әсәрләрне тоткарлады. Әйтик, «Шамил турында легенда» романы хәзер фон режимында гына эшләнә. Язылып бетмәгән бүтән әсәрләр дә бар. Башланган эшне җиренә җиткерүнең бер генә ысулы бар – эшләп бетерергә. Әлеге вакытта сиңа нинди әсәр язу кызык? Кайсы мөһимрәк? Шуңа алынырга кирәк. Үзең өчен генә аны тәмамлау датасын билгеләргә. Ике айдан язып бетерергә исәплисең икән, син көн саен күпме эшләргә тиешсең? Һәм язарга. Шулайрак ваклаганда, зур күләмле әсәрләрне язу да беркадәр җиңеләеп кала. Моңа кадәр башланган эшләреңнең берсе дә бүген сиңа кызык түгел икән, аларны кәрзингә ташларга кирәк. Үзең өчен дә кызык булмаган әсәрнең тагын кемгәдер ошавы икеле. Әмма алар игътибарны җәлеп итеп, иҗат үсешен тоткарлап тора. Кызганырга кирәкми. Әгәр ул тема сине тирәннән эләктереп алган икән, барыбер кире кайтачак. Күпкә тулыланып, өлгереп.
«ПРОЗА ЯЗУЧЫ ИЛҺАМНЫ ҮЗ ЯНЫННАН ҖИБӘРМӘСКӘ ТИЕШ»
– Иҗат итү өчен билгеле бер вакытыгыз бармы, әллә илһам кайчан килә, шунда язасызмы? Гомумән, язучы өчен төгәл режим булуы мөһимме?
– Һәркемнең үз холкы, үз стиле. Монда катгый кануннар була алмый торгандыр. Тик мин төгәл режим кирәктер дип уйлыйм. Әйтик, ниндидер күләмле әсәргә тотынсам, ел фасылын, гаилә хәлен, үземнең бүтән эшләремне исәпкә алып, язу вакытын билгелим. Җәй көне иртән торып йорт-кура мәшәкатьләре белән булышасың да, кояш кыздыра башлагач, компьютерга утырасың. Кичкә тагын ихатада эшләргә була. Кышларын сәгать алтыда торып утырам. Көн яктырганчы әллә күпме эшләп була. Көн саен бер үк вакытта язу әйбәтрәктер кебек. Организм шуңа көйләнә, аңасты (подсознание) үзе синең өчен эшли башлый.
Илһам килгәнен көтеп яту шагыйрьләргә генә килешә. Ә проза язучы илһамны үз яныннан җибәрмәскә тиеш. Китсә, эзләп табарга, бәйләп куярга. Илһам кошы дип әйтәләр, гадәттә. Кош булса, ул хуҗасының иңендә утыра торган лачын шикелледер инде. Тик мин аны эт кебегрәк күз алдына китерәм. Яхшы хуҗаның эте беркайчан да ташлап китми. Ул һәрвакыт тугры була. Тик үзең дә аңа хыянәт итмәскә тиешсең.
«ИҖАТЫҢА БЕР ГАШЫЙК БУЛГАН КЕШЕ ГОМЕР БУЕ СИНЕҢ БЕЛӘН КАЛА»
– Бер интервьюда сез: «Китап тәкъдим итү ысулын камилләштерергә кирәк. Ул һәр адымда булырга тиеш, һәр адымда үзен белдереп, сиздереп торырга тиеш», – дигәнсез. Яшь язучыларга үз әсәрләрен киң җәмәгатьчелеккә ничек танытырга икән? Үзегез нинди алымнар кулланасыз?
– Белмим. Элегрәк интернет, аеруча социаль челтәрләр бик әйбәт иде. Хәзер аның алгоритмнары үзгәрде. Фәлән мең язылучың булса да, ул синең постыңны нибары берничә йөз кешегә генә күрсәтергә мөмкин. Җитди әйберләргә бөтенләй диярлек әһәмият бирми. Шуңа блогерларның күбесе кыска, шаккатыргыч постлар ясап мөгез чыгарырга тырыша. Мәгънәсезлек булсын ул, маймыллану булсын – бары тик караучының игътибарын җәлеп итсен. Шундый принцип белән эшлиләр. Бу әйбәт күренеш түгел инде, халыкны уйлану сәләтеннән, җитдилектән читкә алып китә торган нәрсә. Хәтта түләүле реклама каналлары да реклама бирүченең акчасын тартып алу өчен генә эшли шикелле. Үз сайтыңны булдырып, укучыга барып җитү дә бик күп вакыт, белем һәм чыгымнар таләп итә. Мондый вазгыятьтә үз иҗатыңны таныту авыр. Тик без авырлыктан курыкмыйбыз бит инде, алай булса, кеше иҗатны түгел, ә бүтән юлны сайлар иде.
Үз сайтыңны булдыру һәм социаль челтәрләр аша укучыларыңны табудан баш тартмаска кирәктер дип уйлыйм. Дөнья да, алгоритмнар да үзгәреп тора. Тик иҗатыңа бер гашыйк булган кеше гомер буе синең белән кала.
Соңгы елларда Татарстанда һәртөрле әдәби бәйгеләр барлыкка килде. Бу иҗатчыларның яше өчен дә, карты өчен дә бик яхшы күренеш. Шунда катнашырга мөмкин. Җиңү яуласаң, акчасы да мулдан, китабың да чыга, даның да тарала. Мондый бәйгеләрне мин әдәбият үсеше өчен бик мөһим күренеш дип исәплим. «Казан утлары» журналы төрле бәйгеләр үткәрү белән беррәттән «Кесә китабы» сериясен чыгара. Монда чыккан китаплар укучы кулына тизрәк барып ирешә, киңрәк яңгыраш ала. Гомумән, журналлар белән хезмәттәшлек итү дә авторны танытуның ышанычлы бер ысулы булып тора. Татарстан язучылар берлеге дә соңгы чорда бик нык үзгәрде, анда үз әсәрләреңне танылган әдипләр хөкеменә тапшыру гына түгел, әдәби кичәләр, очрашулар уздыру мөмкинлеге дә бар. Язучылар берлеге яшь талантларны күтәрү һәм үстерүгә һәрвакыт әзер. Ул яшь авторга танылырга да, осталыгын камилләштерергә дә мөмкинлек бирә. Аудиокитаплар чыгарып, аны бар татар дөньясына ишеттерә торган «Китап» радиосы бар.
Бүтән татар радиолары да талантлы авторларның әсәрләренә мохтаҗ. Заман авыр дип сөйләнсәк тә, яхшы әдәбиятка һәрвакыт ихтыяҗ бар һәм булачак. Болар өстә яткан мөмкинлекләр генә. Эзләнергә кирәк, үзеңә яраклы ысулларны табарга. Һәр авторның гына түгел, һәр китапны танытуның юлы үзенчә була. Бер әсәргә яраган ысул икенчесенә килешмәскә мөмкин.
«ЯЗАРГА БАРЫ ТИК ЯЗЫП КЫНА ӨЙРӘНЕП БУЛА»
ГӨЛҮСӘ ХӨСӘЕНОВА:
– Марат Кәбиров иҗатында мине һәрвакыт ниндидер «кино-эффект» кызыктыра иде. Аның әсәрләрен кино караган кебек укыйсың. «Бердәнбер һәм кабатланмас» романында сюжет буенча бер өйдә ананың бөтен балалары җыела һәм алар анда эзсез югала башлый. Шул өлешен укыганда бик куркып, үзем дә күзләремне йома-йома, хәзер нәрсәдер булачак дип утырган арада бүлмәмдә кинәт тәрәзә ябылды. Мин куркуымнан үләм дип торам. Шунда елап та җибәрдем: китапта болай да кискен борылыш булырга тора, бик куркыныч урын иде ул минем өчен, һәм бу тәрәзә... Соравым шул: ничек итеп сез мондый эффектка ирешәсез? Үзегезнең дә кино-ужаслардан идея алганыгыз бармы?
– Рәхмәт! Бу комплимент кебегрәк тә тоелды. Минем күп тапкырлар әйткәнем дә бар инде, әйбәт проза әсәре кино караган шикелле укылырга тиеш. Ә тагы да әйбәтрәге, әсәрдәге вакыйгаларда укучы үзе катнашкан кебек. Мин шуңа омтылам. «Вакыйгаларны сөйләп чыгарга түгел, ә күрсәтергә кирәк», – дип әйтәләр. Төп нигезе шунда аның. Әсәр өчен мөһим булган һәр хәрәкәтне, һәр детальне укучы күз алдына китерә алырлык дәрәҗәдә табигый итеп язарга кирәк. Моңа ничек ирешергә икәнен бер-ике җөмлә белән генә әйтеп булмый. Әдәби әсәр язуга кагылышлы китаплар бик күп, шуларны укырга, өйрәнергә – һәр автор жанр үзенчәлекләре, язу техникасы, әдәби алымнар белән таныш булырга тиеш. Шундыйрак стильдә яза торган авторларның әсәрләрен укырга – алар моңа нинди чаралар ярдәмендә ирешкәнен тикшерергә. Тормыштагы күренешләрне күзәтергә. Кайчагында шулкадәр уникаль күренешләр яки шәхесләр белән очрашасың, аларны шул килеш әсәргә кертеп җибәрерлек. Һәм, әлбәттә, язарга, алган белемеңне гамәлдә кулланырга. Язарга бары тик язып кына өйрәнеп була.
Язманы тулысынча «Идел»нең июль санында укыгыз.
Нет комментариев