Татарстан Республикасы ДОСААФ мәктәп укучыларына һәм яшьләргә спортның техник һәм авиация төрләрен үзләштерергә ярдәм итә.
Аның системасында дүрт картинг-үзәк, Үзәк аэроклуб һәм «Центр» спорт-техник клубы эшли, анда балалар техника белән таныша, күнегүләр ясый һәм ярышларда катнаша. 2027 елның 10 февралендә Татарстан ДОСААФына 100 ел тула.
ДОСААФ картинг-үзәкләре Теләче, Лениногорск, Балтач һәм Кукмара районнарында эшли.
Теләчедә, мәсәлән, 9-18 яшьлек 34 бала бушлай шөгыльләнә. Белем бирү теориядән башлана: тәрбияләнүчеләр двигательнең төзелешен өйрәнәләр, аны сүтергә һәм җыярга өйрәнәләр, аннары карта белән идарә итүгә күчәләр.
Теләчедә ел саен гыйнварда районара ярышлар уздырыла, анда күрше алты-җиде районнан командалар килә.
Нет комментариев