Яңалыклар
Яңалыклар

«БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленең гала-концерты узачак

22 ноябрь 15:00 сәгатьтә «Йолдызлы» базасында Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXV Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленең гала-концерты узачак.

Фестиваль 21-22 ноябрь көннәрендә 125 катнашучы һәм аларның җитәкчеләрен берләштерәчәк. Финалистлар – selet.biz сайтында портфолио һәм видео буенча читтән торып сайлап алу этабын узган сәләтле яшьләр.

8-25 яшь аралыгындагы балалар һәм яшьләр музыкаль һәм әдәби юнәлешләрдә жюри әгъзаларына чыгышларын тәкъдим итәчәк. Музыкаль юнәлеш кысаларында 5 номинация («Автор җырын иң оста башкаручы», «Иң оста коллектив-башкаручы», «Татар халык җырын иң оста башкаручы», «Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы», «Эстрада җырын иң оста башкаручы»), әдәби юнәлеш кысаларында 2 номинация («Үз әсәрен иң оста укучы», «Башка автор әсәрен иң оста укучы») каралган.

Фестиваль программасы кысаларында катнашучыларны чыгышларын жюри әгъзалары тарафыннан бәяләү һәм иҗат өлкәсендә танылган шәхесләрдән остаханәләрдә катнашу көтә. Алар арасында – Әлфия Җаппарова, Ләйсән Арсентьева, Илүсә Хуҗина, Алмаз Сәмигуллин, АлияНур, Эльмира Шәрипова, Рәмис Аймәт, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Миләүшә Гафурова, Ләйсән Большова һәм башкалар.

Моннан тыш, чакырылган кунаклар чыгышлары белән тамашачыларны сөендерәчәк. Алар арасында – ТР Рәисе стипендиаты, Россиянең дельфий уеннары алтын медалисты Инсаф Ганибаев, Сәләтнең якын дуслары – K3DERT төркеме һәм нәфис сүз остасы Данис Хисмәтуллин. Гала-концертта фестиваль призерларын, җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да узачак, музыкаль һәм әдәби юнәлешләр буенча Гран-при ияләре билгеләнәчәк.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар