Беренчедән, 2027 елда журнал ике айга бер чыгачак, әмма моңаерга ашыкмагыз – журналның бит саны арта һәм өстәмә битләрдә әдәбиятка аерым урын биреләчәк – ягъни, журналда яшь иҗатчылар өчен урын тагын да киңәя. Икенчедән, ИДЕЛнең редколлегия әгъзалары исемлеге яңартылды һәм алар кичә «Сөт» каһвәханәсендә узган утырышта тәкъдим ителде.
ИДЕЛ РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ:
Райнур Хәсәнов – «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» рәисе
Баязит Зәйдулла – Болгар ислам академиясенең абитуриентлар кабул итүне оештыру һәм чыгарылыш студентларын эшкә урнаштыру бүлеге җитәкчесе – кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе.
Рузалия Шакирова – шагыйрә, инглиз теле укытучысы
Булат Шәйми – «Yummy Music» лейблы продюсеры, блогер
Динара Зиннәтова – «Идель» журналы шеф-редакторы, PR-белгеч
Азат Вәлиев – шагыйрь, Татар китабы йорты проектлар кураторы
Миләүшә Гафурова – шагыйрә, тәрҗемәче
Ләйлә Лерон – блогер, җәмәгать эшлеклесе
Айдар Шәйхин — Татар китабы йорты мөдире
Фирүзә Ибраһимова – «Алтын каләм» гран-при иясе, татар филологиясе студенты
ЖУРНАЛ ЭШЧӘНЛЕГЕН ҮЗГӘРТҮ БУЕНЧА ФИКЕРЛӘР
Утырышта бик мөһим һәм файдалы фикерләр яңгырады. Мәсәлән, Райнур Хәсәнов төрле регионнарга чыгарга, анда яшәүче һәм милли эшчәнлек алып баручы актив яшьләр турында язарга, төрле чараларында журнал белән таныштырырга мөмкин, дигән фикер әйтте.
Динара Зиннәтова кәгазь формат уку культурасын үстерү юнәлешендә уйланырга җирлек барлыгын ассызыклады, «әмма төп парадокс шунда: без кешене интернеттан чыгарып кәгазьгә якынайтмакчы булабыз, әмма кәгазь формат турында шул ук интернетка язабыз», диде ул. Ул шулай ук «Офиста» сериалын комикс итеп чыгарырга киңәш итте.
Рузалия Шакирова журналдагы язмалар уникальлеген арттырырга кирәк, диде, ягъни мәкалә авторы төрле яктан үсеш алган һәм мәгълүмати яктан белемле кеше булырга тиеш. Киңрәк күзаллау булган саен, зуррак аудиторияне колачлап алу мөмкиннлеге зуррак.
Булат Шәйми ай саен Yummy Music лейблы белән берлектә язмалар эшләргә мөмкинлеген әйтеп үтте.
Баязит Зәйдулланың соравы уйландырды: «ИДЕЛ – татар телле яшьләр өченме, әллә татар тормышы турындамы?» – диде ул. Ягъни, журналда дөньякүләм танылган әдәбият, кино, мәдәният турында язарга чакырды. Аңа «Психологта кунакта» рубрикасы ошаган, әлеге рубриканы фәлсәфәче, социолог белән баетып булуын әйтте.
Ләйлә Лерон медиа шәхесләрен журнал (һәм тышлыгы) аша таныту турында сөйләде, ягъни шәхси бренд темасына кагылды. Ноябрь санында «Офиста» актёрлары чыгуын хуплады, «Сезне халык белергә тиеш!» диде ул. Аннары, журналның пдф-форматын сатарга киңәш итте. Аның сүзен дәвам итеп, Айдар Шәйхин 90 нчы еллардагы саннарны сканларга кирәк, диде.
Миләүшә Гафурова журналда әдәби тәнкыйть кирәклеген ассызыклады. Материаллар язарга аерым кешегә заказ бирергә кирәклеген дә әйтте. Мисал өчен, ул Рузалия Шакирова язмаларын яратып укый икән. Миләүшә шулай ук кәгазь форматның кадерен, кыйммәтен белү турында да сөйләде, ягъни ИДЕЛнең нәкъ менә журнал булуы – киләчәккә тарих, ягъни ул архивта кала ала, ягъни «ИДЕЛ ул Тик-Ток түгел», – диде Миләүшә.
Фирүзә Ибраһимова журналның һәр санын билгеле бер темага багышлау идеясен җиткерде.
Шулай итеп, ИДЕЛне көтә торган үзгәрешләр турында әйтелде, фикерләр, идеяләр тупланды. Киләсе елда инде редколлегия әгъзалары белән бердәмлектә зур эшләр көтә...
Комментарийлар юк