Новости
Яңалыклар

Бүген аязучан болытлы һава торышы булачак

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген Татарстанда салкынча һава торышы саклана, явым-төшем туктый.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз кар явуын дәвам итә, әмма көндез сизелерлек явым-төшем көтелми. Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан саклана.

Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә исүче җил көндезге сәгатьләрдә, шул исәптән Казанда, урыны белән секундына 12 метрга кадәр көчәя.

Төнлә температура 0..-5 градус тәшкил итсә, көндез Татарстанда һава -1..+2 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында 0..+2 градуска кадәр).

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое