Эчке эшләр министрлыгы паспортка гражданин теләге буенча нинди мәгълүматлар өстәргә мөмкин икәнен аңлатты.
Россия гражданины паспортына теләк буенча алты төрле өстәмә тамга кертелергә мөмкин.
Алар арасында:
-
никахны теркәү һәм өзү турында мәгълүмат;
-
14 яшькә кадәрге балалар турында белешмә;
-
элек бирелгән паспортлар турында мәгълүмат;
-
Россиядән читтә шәхесне раслаучы төп документлар турындагы белешмә.
Моннан тыш, паспортка башка оешмалар да мәҗбүри булмаган тамгалар кертә ала. Мәсәлән, медицина оешмалары — кан төркеме турында, ә салым органнары — гражданин турындагы бердәм федераль мәгълүмат регистрында язма булуы хакында билге куя ала.
Нет комментариев