Сишәмбе көнне футбол буенча Россия җыелма командасы Казанда Иран командасы җыелмасына каршы иптәшләрчә матч үткәрәчәк.
Бүген, журналистлар белән очрашуда Татарстанның спорт министры Владимир Леонов булачак очрашудан нәрсә көтүе турында сөйләде:
«Россия җыелма командасының җиңүен телим. Һәм бу нормаль күренеш. Матур уен, күбрәк голлар булуын телим. Чөнки футболда 1:0 яки 0:0 булганда – бу алай түгел. Ә ачык футбол барганда, ул кешеләргә күбрәк ошый. Матур футболга һәм зур исәп-хисапка һәм безнең җыелма команданың җиңүенә өметләнәбез», - диде Леонов.
Россия-Иран матчы Казанда «Ак Барс Арена»да 29 сентябрьдә узачак. Очрашу 19:30 да башлана.
Нет комментариев