Электрон мактау тактасы
«Идел» журналы «Офиста» сериалының икенче сериясен чыгарды
Новости
Вакыйгалар

«Идел» журналы «Офиста» сериалының икенче сериясен чыгарды

«Идел» журналы «Офиста» вертикаль сериалының икенче сериясен тәкъдим итте. Беренче серия 17 сентябрдә дөнья күргән иде, яңа чыгарылышны тамашачы узган пәнҗешәмбе көнне карый алды.

«Офиста» – ул «Идел» редакциясенең эчке тормышын, кызыклы һәм җанлы мизгелләрен сурәтләүче кыска форматлы вертикаль сериал. Беренче сериядә баш редактор Рәмзия Галимова коллективка бүгеннән башлап хезмәткәрләрнең ким дигәндә 20 проценты ир-атлар булырга тиешлеге хакында әйтте.

Икенче серия нәкъ менә әлеге бурычны үтәү өчен — офиста ир-атлар өчен чын кастинг уздырылды. Сюжетны җанландырып җибәрү өчен редакция хезмәткәрләренә бөтен таныш-белешләрен, дусларын һәм туганнарын җәлеп итәргә туры килде. Массовкада төшәр өчен 30дан артык егет билгеләнгән көнне кастингка килеп, үзләренең берничә сәгатен съемкаларга бүләк итте. Редакция коллективы ярдәмгә килгән һәркемгә олы рәхмәтен белдерә.

Әлеге проект тулысынча редакциянең үз көче белән төшерелә. Шул сәбәпле, иҗат төркеме өчен тамашачыларның фикерләре, лайклары һәм репостлары аеруча мөһим.
Проект авторлары киләсе серияне 1 октябрь көнне «Идел» журналының барлык социаль челтәрләрендә карарга чакыра.

БЕРЕНЧЕ СЕРИЯ

ИКЕНЧЕ СЕРИЯ

«Офиста» күрешербез!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое