Интернет – гаҗәеп көч. Беркөнне социаль челтәрләрдә бер кыска видеороликка тап булдым.
Өч егет бик зур эшкә тотынганнар һәм шул турыда ролик төшергәннәр. Алар татарча мультфильм ясарга җыена. Эшчәнлекләрен бары энтузиазм һәм интернет көче ягулыгында алып баралар. Егетләр белән элемтәгә чыгып, проектлары турында күбрәк белергә булдык.
Видеороликны 60 мең кеше караган
«Эшне башлап җибәргәч, аның җиңел генә бармаячагы ачыкланды. Өч егетнең хыялларын тормышка ашыруы – үзе бер маҗара. Шуңа процессны интернетта күрсәтеп барырга, тәҗрибәбез белән уртаклашырга булдык. Видеодан соң безгә язылдылар, ярдәм тәкъдим иттеләр. Теләктәшлек зур булды. Әлбәттә, бу бик илһамландыра.
Бүгенге көндә мультфильм әле әзер түгел. Ләкин без инде зур юл үттек. Сценарий яздык, аннан аны тәҗрибәле кешеләргә күрсәттек».
Мульфильм төшерүче өч егет белән дә танышыйк:
Айназ, 34 яшь:
Мин күп еллар маркетинг өлкәсендә эшлим. Элек банкта креатив һәм дизайн белән шөгыльләнгән команданы җитәкләдем. Хәзер мин танылган бер ширкәттә бренд-стратег булып эшлим. Музыкантлар белән эшләү тәҗрибәм дә бар: берничә башкаручының менеджеры булдым. Моннан тыш, кайчандыр «Оммаж» төркеме өчен клип та төшергәнем булды.
Фаяз, 28 яшь:
Мин – арт-директор, дизайнер һәм рәссам. Күп еллар төрле иҗади проектларда эшләдем: рэп укыдым, клипларда төштем һәм аларны төшергәләдем. Сәнгать белән шөгыльләндем, үз картиналарымны саттым, күп илләрдә күргәзмәләрдә катнаштым.
Альберт, 27 яшь:
Соңгы 8 елда видеоклиплар һәм кино төшерү процессын оештыруга булган кызыксынуым һөнәремә әверелде. Студент вакытта миллионлаган карау җыйган һәм 50 000 язылучысы булган күңел ачу форматындагы үземнең YouTube-каналым бар иде. Хәзер күңел ачу өлкәсендә хезмәт куям һәм Россиянең иң зур брендлары өчен реклама проектлары продюсеры булып эшлим, үз продакшнымны үстерәм, команда туплыйм. Кыскасы, эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм.
– Мультфильм ясау идеясе ничек һәм кайчан барлыкка килде?
– 3–4 ел элек шул идея белән янып йөри башладык. Фаяз күптән инде үзенең мультфильмын ясарга хыяллана – заказларыннан тыш иҗат итәсе килә, әмма темасы юк иде.
Аннары ул балачактагы бер фантазиясен исенә төшерде: мәктәп янындагы калкулыкта бер куышны үткәнгә портал дип күз алдына китергән ул. Без бергәләп шул балачак хыялын үстерә башладык һәм сюжет уйлап таптык: хәзерге Казаннан бер егет очраклы рәвештә борынгы заманнарга эләгә.
Каһарманыбыз соңыннан гына аңлый – хәзерге Казанда куелган бер һәйкәл чынлыкта аның үзенә багышланган икән. Башта сценарий шактый гади иде, соңрак без аны тәҗрибәле сценаристлар белән шомарттык. Проектка башка кешеләр кушылды.
Проектыбыз белән Франция иллюстраторы кызыксынды: ул безнең төп геройларның концептларын ясады. Без аны «Behance» платформасында таптык – аның стилe һәм башка проектлардагы эшләре безне шунда ук җәлеп итте, шуңа күрә хезмәттәшлек тәкъдим иттек.
Сценарийның беренче вариантын безгә Антон Негара һәм Тарлан Әхмәдов язарга ярдәм итте. Безнең белән сценарист Таһир Миңһаҗев та эшли. Ул «СТС» каналындагы сериаллар һәм «Ядәч» фильмының сценариен язган кеше.
Һәр яңа этапта безгә яңа кешеләр өстәлә. Кешеләр үзләре үк ярдәм тәкъдим итеп яза, чөнки проект идеясе аларны илһамландыра.
Бүген без проектыбызны инвесторлар җәлеп итәрлек итеп әзерли башладык.
– Мультфильм каһарманы кем?
– Төнай исемле үсмер.
Башта без геройны Идел дип атарга уйлаган идек. Әмма аннан бераз уйлагач, безгә уникаль һәм шул ук вакытта татар телендә бик табигый яңгырарлык бер исем кирәклеген аңладык. Ике татар сүзен һәм еш кына исемнәрдә кулланыла торган сүзләр белән комбинацияләр ясап утыра торгач, Төнай исеме барлыкка килде. Мондый исемнең чынбарлыкта булмавы гаҗәп хәтта.
Безнең мультфильм бик популяр булып китсә, кешеләр балаларына безнең герой исемен куша башласа, менә бу чын уңыш булыр иде.
– Хронометраж нинди булачак?
– Һәр серия 20–25 минут булачак. Әлегә 8 сериягә сценарий язылган, шулай ук икенче сезон өчен дә план бар.
– Мультфильмны нейрочелтәр ярдәме белән ясыйсызмы?
– Хәзер нейрочелтәрләр бөтен җирдә кулланыла. Без аны эшне җиңеләйтә торган корал буларак кабул итәбез. Кайбер җитештерү этапларында, әлбәттә, Ясалма фәһем кулланырга тырышачакбыз, ләкин, гомумән алганда, үзебез эшләрбез. Без үзебезнең уникаль әсәребезне булдырабыз, шуңа күрә визуаль мәгънәләрне дөрес тапшыру өчен, үз эшенең остасы булган рәссамнарны җәлеп иттек.
– «Туган батыр» һәм «Мирас угы» проектларына конкурент булырга уйлыйсызмы?
– «Туган батыр» проекты белән таныш без. Хәтта аның кинофестивальдәге премьера күрсәтүендә дә булдык. Бу – балалар аудиториясенә юнәлтелгән яхшы проект: кыска хронометражлы һәм гади, аңлаешлы сюжетлы.
Әмма безнең мультфильм исә өлкәнрәк аудиториягә юнәлтелгән. Без киң колачлы, күпкатлы сюжетка, персонажларның тирән эшләнешенә һәм катлаулы драматургиягә басым ясыйбыз. Анимация стиленә дә зур игътибар бирәбез: гибрид алым кулланырга җыенабыз – 2D стилен 3D-модельләштерү элементлары белән берләштереп, күләмле фоннар һәм динамик күренешләр тудырырга ниятлибез.
– Мультфильмны кайчан карыйбыз?
– Мультфильм ясау – бик дәвамлы эш, ул күп акча һәм башка төрле ресурслар таләп итә. Әлегә без уйлап тапкан җиһаныбыз турында комикс ясарга булдык. Киләчәктә ул процессыбызны җиңеләйтер, шул ук вакытта комикс сәнгатен ошатучы «гиклар»ны барлап безнең идеяне сынап карарга да файдалы булыр.
Бүген без «Майор Гром» ны ясаган рәссам белән элемтәгә кердек. Алар теләктәшлеге белән бу эшчәнлегебезне башлап җибәрергә, краудфандинг игълан итәргә уйлыйбыз.
Татар яшьләренең үз мәдәнияте турында үзләренең телендә сөйлиселәре килү матур бер тенденциягә әйләнеп бара. Аны без интернетта да сизәбез. Әлеге тренд озаккарак сузылсын иде.
Нет комментариев