Новости
Тәҗрибә

Психологта кунакта: «Юк» дияргә нәрсә комачаулый?

Сеанска егетләр килгәндә, аеруча дикъкать белән тыңлыйм. Ни өчендер алар хисләрен күрсәтми, яшереп яшидер кебек. Бәлки, бу элек-электән килгән «егетләр еламый» дигән фикернең шулкадәр табигый күренешкә әйләнүеннәндер.

Психологка кунакка егет кеше киләсен белгәч тә, мөмкин булган сорауларны барлый башладым. Героебыз – моңарчы психологларга бер дә мөрәҗәгать итмәгән Кадим (исеме үзгәртелде).

Психолог – Хәбил Сәхәбиев.

Кадим – төрле проектларда катнашып, үз юнәлешеннән тыш бурычларны да үзенә алырга күнеккән студент егет. Күптән түгел эшкә урнашкан һәм анда үзенең «юк» дип әйтә алмавына игътибар иткән. Эш кушылгач, каршы килү авыр бирелә аңа. Теләге булмаган эшкә вакытын, энергиясен биреп, үзенә авырлык китерә.

ЧИТЛЕКТӘГЕ ХИС. ОЯЛУ. СУЛЫШ

Кадим: Кешегә уңайсызлык китермим дип, үземә кыенлык тудырганым өчен үз-үземне тиргим. Бу халәт минем белән күптән инде. Үземнең шәхси чикләремне билгели алмыйм ахрысы. «Юк» дип әйтсәм, начар кеше булып калырмын шикелле.

Хәбил, гадәттәгечә, клиентның хисләнеп сөйләгәнен бүлдереп, нәрсә хис итүе турында сорады. Берәр минут уйлангач, егет җавап бирде:

Кадим: Оялам. Юк-бар әйбер сөйләп утырам кебек, бу вак проблемадыр шикелле. Нигәдер акланасым килә... *20 секунд тынлык* Мин гадәттә үземә анализ ясыйм, беркемгә дә хисләремне сөйләгәнем булмады. Кемдер турында начар сөйләп, аны гаепли алуыма оят миңа. Кеше турында начар сөйләп, явызлык эшләүдән куркам.

Хәбил: Ул хис тәннең кайсы өлешендә?

Кадим: *10 секунд тынлык* Бөтен җирдә кебек. Төгәл бер урынны атау авыр. «Тәнемне ишетәм», – дип әйтә алмыйм. *Күкрәк тирәсен күрсәтә* Менә монда авыр, анда ниндидер читлек бар кебек... Ул хис бәргәләнә, ләкин мин аны тотып калам... Ул чыга алмый, кешегә дә күренми, ләкин эчтә азатлык теләп, казынуын дәвам итә... *20 секунд тынлык* Кайвакыт тыным кысыла һәм читен була башлый. Бәлки, сулышыма да бәйледер ул...

Хәбил: Хәзер дә бармы ул?

Кадим: Әйе, тыныч сулый алмыйм. Бүген эштә бер проектны «тактылар», тагын шулай авыр булды.

Хәбил: Әйдә, хәзер иркенләп утыр һәм синеңчә идеаль сулыш нинди булыр иде, шулай сулап кара әле. Син ничек суларга телисең, шулай сула. Сула һәм күкрәктәге теге читлекне күзәт.

«МИҢА БАРЫБЕР»

2 минут сулышына игътибар итеп утырганнан соң, егет үзенең җиңеллек сизгәнен әйтте. Психолог аннан проблеманың чишелешен нинди итеп күрергә теләве турында сорады.

Кадим: «Миңа барыбер» хисен тоясым килә. Тирәмдәге кешеләрнең реакцияләренә, хисләренә барыбер булсын иде. Хәзерге вакытта миңа аларның хисләренә түгел, ә үземнекеләргә барыбер, шуңа үземне бимазалыйм.

Психолог егеттән ул хиснең кайчан туарга мөмкин булуын сорады. Кадим берничә вариант китерә башлады: ул «юк» дия башлагач, шәхси чикләрен билгеләргә өйрәнгәч, бурычлар өелми башлагач. Хәбилнең кинәт кенә: «Сиңа үлгәч кенә «барыбер» булачак», – дигән сүзләрен ишеткәч, егет башта катып калды, аннары йөз-чырае белән аңламаганын күрсәтте һәм көлеп куйды да, «әйе инде», дигән б улып, аргумент китерде. Психолог аны туктатты, чөнки бу сөйләшү кирәкле нәтиҗәгә китермәс иде.

Хәбил: Мин бу сүзләрне әйткәч, нәрсә тойдың?

Кадим: Минем ситуация белән чагыштырганда үлемнән куркуның зуррак икәнен аңладым. Кешеләр фикеренә, реакцияләренә һәм хисләренә караганда үлемнән күбрәк куркам, шуңа мин сөйләгәннәр кечкенә булып тоела хәзер.

Хәбил: Кешеләр җәмгыятьтә яшәгәч, башкаларның хисләре белән дә очраша. «Барыбер» ноктасына беркайчан да барып җитеп булмый. Паркта кич туңдырма ашап йөргәндә генә рәхәт хисләрне тоеп, башка очракларда катлаулы, авыр хисләрне тоймыйча булмый – рухи баланс алай гына хәл ителә алмый.

СОРАСАМ БУЛАМЫ?

Сеансның үземә кызыклы булган бер өлешен китерәсем килә.

Кадим: Сорасам буламы?

Хәбил: Ә нигә сорыйсың?

Кадим: Бер соравым туды.

Хәбил: Нигә синең сорарга рөхсәт сорыйсың килде?

Кадим: Мин сезне бүлдердем кебек.

Хәбил: Ә бүлдерсәң нәрсә була?

Кадим: Сез бит миңа файдалы булсын дип сөйлисез, ә бүлдерсәм, мин ниндидер мәгълүматны югалтырмын кебек.

Шушы кечкенә генә өзектә сеанста барган халәтне күзәтергә була. Кеше фикере (бу очракта психологныкы) аның фикереннән өстенме? Бу егетнең үз фикерен башкаларны бүлдереп әйтер дәрәҗәдә яхшы дип санамавыннан туганмы?

БАЛА-ЧАГАЛАНМА!

Хәбил: Син минем үлем турында чагыштыруым белән килештеңме?

Кадим: Өлешчә, әйе. Ләкин мин бу чагыштыруга карап, үземнең хисләремне яшерү яклы түгел. Мин бит кайчан үләсемне белмим. Ә ул хистән миңа конкрет шушы мизгелдә авыр һәм ул авыр халәттән чыгып китәсем килә.

Хәбил: Ни өчен килешеп бетмисең – шуның турында сөйлә әле.

Кадим: Аргументларым җитмәс кебек…

Хәбил: Ләкин син бит килешеп бетмәүдә нәрсәгәдер таянасың, шуның турында сөйлә.

Кадим: Мин бит ул «барыбер» хисенә нәрсә өчендер омтылам, димәк, әле өмет бар кебек. Минем бер тапкыр «юк» дип әйткәнем бар. Күптән инде. Мин җиңеллек тойган идем. Ул хисне бер тойгач, тагын «татыйсы» килә, димәк, ул бар бит.

Хәбил: Әгәр яссылыкка күчерсәк: «юк» дию этабы алдында һәм артында нәрсә тора? «Юк» дияргә нәрсә комачаулый?

Кадим: Кешеләрнең реакциясе. Алдакчы булып калырмын, бала-чагалык холкы күрсәтермен төсле. Үземне дә шуңа тиргим, «алар миңа ышана бит» дип, кешеләрнең ышанычын югалтасым килми. Тик мин ул эшне эшләргә теләмим бит! Әйе, эшләячәкмен. Тик күңелемне бирмичә, ә иң мөһиме – теләмичә!

Хәбил: Гадәттә үсмер чорда «әйдә, бала-чагаланма» диләр дә, теләмәгәнне эшләтәләр. Син хәзер кулыңа чүкеч тотып, аш ашарга тырышкан кебек. Син кашык алып ашарга телисең, ләкин кулыңда һаман чүкеч. «Бала-чагаланма» сүзләре дә сиңа кереп утырган, беркетелгән. Кайбер ситуацияләрдә бу кирәк, әйе. Ешрак хисләреңә игътибар бирә башласаң, кайчан кулыңа чүкеч, ә кайчан кашык тотарга кирәген дә тоя башлыйсың, тик бу тиз генә килеп чыкмаячак, әлбәттә.

Сеанс барышында егетнең психологка соравы үзгәрде. Нәтиҗәдә «юк» дип әйтә алмавының тамырлары тагын да тирәнрәк проблемаларга алып килде. Аны чын мәгънәсендә борчыган тема хыянәткә бәйле вакыйгага яшеренгән булып чыкты. Ләкин бу инде бөтенләй башка тарих…

Хәбил Сәхәбиев: Бу мисалдан гына да хисләрне тоюның, алар белән элемтәдә булуның никадәр мөһим икәнен аңларга була. Соңгы арада шундый закончалыкны еш күзәтәм – вакыйганы кичерү авыррак булган саен, кешеләр аннан тизрәк кача һәм мөмкин булганча тизрәк онытырга тырыша. Тузанны палас астына яшереп куеп, өй чистармаган кебек, хисләрдән качканнан гына күңел тынычланмый. Күп кешеләр үзләрен таныр: тормышта кирәкле максатка илтә торган юлны да, ысулларны да беләсең, ләкин ул сукмактан барып булмый, чөнки хисләр каршы төшә. Без, кешеләр, хисләр тәэсиреннән кача алмыйбыз.
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое