Новости
Вакыйгалар

«Офиста» сериалының өченче сериясе чыкты!

«Идел» журналының «Офиста» вертикаль сериалын карап барасызмы?

Беренче серияләрдә баш мөхәррир Рәмзия Галимова кызларга редакциягә егет кеше алырга кирәклеген хәбәр иткән иде. Ләкин редакция кызлары бу яңалыкка бик куанмады, «без үзебез дә эшли алабыз бит инде» дип каршы торды. Әмма өстән кушылганнарга каршы килеп булмый, редакциягә ничек тә егет кешене алырга кирәк. Ләкин кемне? Икенче сериядә «Идел»гә «собеседование»гә бик күп егет килде – кызлар аларның резюмеларын җентекләп тикшерде, сораулар бирде. Ахыр чиктә алар арасыннан төгәл бер егетне сайлый алмадылар. Редакциядә бәхәс купты. Редактор моңа түзә алмады, «Иртәгә үзем сезгә бер егетне алып киләм, шуңа риза буласыз!» дип ишекне шап итеп ябып чыгып китте.

Ә инде вакыйгаларның дәвамы – өченче сериядә! Безгә сезнең караулар һәм фикерләрегез бик мөһим!

«Офиста» күрешкәнче!

Алдагы серияләр

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое