Новости
Яңалыклар

Казанда йорт хайваннарына багышланган «ЗООФЕСТ ЭКО» беренче гаилә фестивале узачак

10 октябрьдә «Казан Экспо»да йорт хайваннары турында беренче «ЗООФЕСТ ЭКО» гаилә фестивале узачак.

Чарада күргәзмәләр, спорт, мәгариф программасы һәм социаль инициативалар көтелә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Токымнар аллеясы»нда дистәләгән эт чыгыш ясаячак: кунаклар биглей, такс, француз бульдогы һәм шпицлар тамашасын күрәчәк. Дүрт аяклы дуслар өчен бай программа әзерләнгән – ралли-обидиенс, трейббол, дог-фрисби, фристайл,биюләр, мода күрсәтүләр, һ.б. Мәче хуҗалары фелинологлар һәм питомниклар вәкилләреннән консультация ала алачак. Россиянең кинология оешмалары берлегенең Cacib Татарстан Чемпионаты – төп вакыйгаларның берсе булачак.

Тулырак программа – фестивальнең рәсми сайтында.

«Татар-информ».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое