Бөек Ватан сугышы турында язылган әсәрләрне җыярга булдык.
Марат Кәбиров, «Кайту».
Әсәрнең төп герое Тәнзиләнең гаиләсе «халык дошманы» дип репрессияләнә. Кыз бала кичерешләрендә сугышның никадәр курку, ялгызлык китергәнен күрәбез. Ләкин Тәнзилә көчле – ул сынмый.
Исемлекне әйтеп чыккач, офицер авыл түрәләре ягына борылды. Нәрсәдер сөйләшеп алдылар. Исемлеккә төртә-төртә киңәшләштеләр. Аннан соң офицер тагын халыкка эндәште.
– Исем-фамилиясе әйтелми калган ир-егетләр бармы?
– Бар, бар! – диештеләр ирләр к улларын күтәреп, – Монда. Шундыйларның берсе янында торган хатын иренең авызын учы белән каплады да нәзек кенә тавыш белән:
– Юк, юк! – дип кычкырды.
Моны күргәч Тәнзилә пырхылдап көлеп җибәрде. Башкаларның да ирененә кыска вакытлы елмаю кунды.
– Сез менә монда җыелыгыз, – диде офицер, читтәрәк торган хәрбиләргә ым кагып, – Хәзер сезнең исем-атны язып алырлар.
Хәрбиләрнең берсе исемлек төзергә кереште, калган икесе исеме чыккан ир-егетләрне читкәрәк алып китте. Алар халык төркеменнән берничә метрга аерылып, саф булып тезелеп бастылар.
– Солдатка китүчеләр белән хушлашу өчен унбиш… – Офицер сәгатенә карап алды да дәвам итте, – Юк… Ярты сәгать вакыт бирелә.
Нәби Дәүли, «Яшәү белән үлем арасында»
Повестьның нигезендә – автор үзе кичергән хәлләр. Егет 1941 елда Орша янында фашистлар кулына эләгә һәм дүрт елга якын әсирлектә яши. Аны бер лагерьдан икенчесенә күчерәләр. Һәр күчеш – яңа газап, яңа үлем куркынычы…
Мин Мишага карап нишләргә дә белмичә аптырап торам. Кесәмдә кулъяулыгым да юк, ичмаса. Шулай якташ алдында аптырап торганда, кичә мин шырпы яктысында танып калган солдат безнең янга килде. Ул, Мишага иелеп, аның ярасын иснәп карады да башын селкеде:
– Да… – диде. Аннары Мишаның күзләренә карады. Кулын тотып, йөрәк тибешен санады.
– Сез врачмы әллә? – дип сорадым.
– Сезгә барыбер түгелмени? – диде ул.
Мондый вакытта үземнең соравым үземә дә уңайсыз булып тоелды.
– Кемдә бинт бар? – диде ул һәм үзе гимнастёрка кесәсеннән индивидуаль пакет чыгарды. Иптәшләр тагын берничә пакет таптылар.
Мишаның ярасы бик зур иде. Иңбаш с өягенә кадәр ите умырылып алынган. Яраны 3төзәтер өчен, һичшиксез, хирург ярдәме кирәк. Теге солдат яраны әйбәтләп яңадан бәйләде. Мишага бераз уңайрак булып китте, ахры, тынычрак сулый башлады. Яралы иптәшебезнең тынычлануы безне дә ничектер җиңеләйткән кебек булды.
Шәйхи Маннур, «Муса»
Бу романда Муса Җәлилнең фашистлар кулында сынмавы, «Моабит дәфтәрләре»н язу тарихы сурәтләнә. Әсәрдә каһарман шагыйрьнең тормышыннан документаль фактлар көчле тел сурәтләү чаралары белән оста бәйләнгән.
Муса атлаган сукмак, карт имәннең җир өстеннән сузылган тамырлары кебек, төрле тармакларга таралып, тора-бара бөтенләй югалды. Ул хәзер сирәк агачлар арасындагы яшькелт-сары үләннәр өстеннән бара башлады. Куе булып үскән вак кыяклы бу үләннәр, үзләренә әллә кайчан инде карт төс кергән булса да, ниндидер бик калын хәтфә палас җәйгәндәй, аякка йомшак, атлар өчен рәхәт булып тоела. Муса бик озак шулай рәхәт кенә атлап барды. Кая барганын да, ни эзләгәнен дә уйламады ул. Көн кояшсыз иде. Күк йөзен пар катыш сыек төтен төсле тоташ болыт каплаган, ләкин ул яварга-бүселергә торган кебек авырсытып, җилкәгә басып тормый. Көзге болыт булса да, аксыл-көрән чыбылдыгын югары корган җиңел болыт иде. Табигать тын. Әледән-әле узып торган поезд гөрелтесеннән башка, шылт иткән тавыш юк. Гадәттә, көзге урманның бөреле каеннарына җыелып:
«Тим-тим ләй, тим-тим!
Без соң кемнән ким? –
Былбылга без тиң!..»
дип, чыпчыклар мактанышырга ярата торган иде. Монда алар җыры да ишетелми. Сайрар кошлары ни өчендер ташлап киткән бакчага охшый бу урман. Шулай да Мусага начар тәэсир ясамады ул.
Габдрахман Әпсәләмов, «Мәңгелек кеше»
Автор безне 1950–1960 елларга алып кайта. Әсәр сугыштан соңгы чорда яшәүче үсмер буын формалашуы турында. Романда мәхәббәт, дуслык, һөнәр сайлау кебек темалар урын алган.
– Гатаулла абзый, Шәрифә түти ни яздырган? – дип сораганнар аңардан иптәшләре. Ул, кулын селтәп, сүрән генә:
– Күзлек алгач укырбыз әле, – дип хатны кесәсенә тыгып куйган.
Ике атна буе Гатаулла абзый хатны чалбар кесәсендә йөрткән. Тәмам таушалып бетте дигәндә генә, язу таный торган бер кешене очратып, хатны укыткан. Хатыны шушы арада бала көткәнлеген яздырткан, бик инәлеп иренең өйгә кайтуын үтенгән. Күңелем, дип әйттергән, ир бала булыр күк тоя. Ир бала булса, үзеңнең әйткән нәзерең дә бар иде, картым, кайтып китсәңче.
Ирнең күңелен нечкәртим дисә, хатын-кыз нәрсә әйтергә белә инде ул. Хатны укыткач, Гатаулла абзый бер көн тормый юлга чыга.
Нет комментариев