Новости
Мәдәният

«Ак каен» җырына аккордлар

Күпчелек кеше аны халык җыры дип уйлый. Чынлыкта Мәсәлим Вәлиев аны халык көенә нигезләнеп язган.

Сүзләр авторы – Зыя Ярмәки. Җырның иң популяр варианты – Илһам Шакиров башкаруында. Җырның «Башкарма» Финляндия татарлары төркеме һәм Алсу җырлаган шактый матур версияләре дә бар. Хәзер бу кечкенәдән хәтергә уелып калган җырны син дә уйнап, җырлап карый аласың.

E m C D G
Яфраклары яшел ак каенның
E m Am Hm E m
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
E m G C Am
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
G Am Em C D
Гөрләп тора һәр көн тау ягы - ы.
E m G Am C
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
E m Am Em
Гөрләп тора һәр көн тау ягы - ы.
E m C D G
Яшь балалар, бигрәк матур кызлар
E m Am Hm E m
Ак каенны сөеп мактыйлар.
E m G C Am
Яз башында алар һәр ел саен
G Am E m C D
Ак каенда бәйрәм ясыйла - ар.
E m G Am C
Яз башында алар һәр ел саен
E m Am Em
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое