Новости
Яңалыклар

БикаФест»ның юбилей сезоны башлана

Иң иҗади фестиваль янәдән сәләтле яшьләрне туплый! Бүгеннән Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXV Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленә гаризалар кабул итүгә старт бирелә.

Балалар һәм яшьләрдә эстетик зәвык, музыкаль һәм шигъри культура тәрбияләүче һәм, иң мөһиме, аларның дусты, фикердәше, яшьләр лидеры, меценат автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның истәлеген мәңгеләштерүче фестиваль ике этапта үткәрелә:

1 нче этап – гаризаларны кабул итү һәм катнашучыларны читтән торып портфолиолар (катнашучының иҗади конкурс һәм фестивальләрдә яулаган соңгы 2 ел казанышлары кабул ителә) һәм видеолар (катнашучы (үзе теләгән әсәрне сайлап) иҗади номерын видеога төшерә һәм аны гаризасында терки) нигезендә сайлап алу;

2 нче этап – катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алу. Катнашучыларның сәләтләре жюри тарафыннан бәяләнә.
Беренче этап нәтиҗәләре буенча, катнашучылар икенче этапка – конкурска чакырыла. Ул 2026 елның 21-22 нче ноябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасында (Лаеш районы, Троицкий бистәсе) узачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 22 нче ноябрь көнне фестивальнең Гала-концерты оештырылачак, анда «БикаФест» җиңүчеләре тантаналы рәвештә бүләкләнәчәк.

«БикаФест» фестивалендә иҗади коллективлар һәм аерым чыгыш ясаучылар катнаша ала. Музыкаль юнәлеш катнашучыларының яше – 12 яшьтән алып 25 яшькә кадәр. Әдәби юнәлеш катнашучыларының яше – 8 яшьтән алып 25 яшькә кадәр. Фестивальдә катнашу өчен мәҗбүри шарт – конкурс узу елын кертеп, ике календарь ел буе «Сәләт» проектларында катнашу; бу сертификатлар белән расланырга тиеш.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое