Көн дә кирәкле догаларны җыйдык.
Иртән укыла торган дога:
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр».
Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр)
Йоклар алдыннан укыла торган дога:
«Әллааһүммә әсләмтү вәҗһии иләйкә вә фәввадтү әмрии иләйкә вә әлҗәэтү заһрии иләйкә раһбәтән вә рагбәтән иләйкә ләә мәлжә-ә вә ләә мәнжәә минкә илләә иләйкә әәмәнтү би китәәбикәлләзии әнзәлтә вә би нәбиййикәлләзии әрсәлтә».
(Аллаһым! Үземне Сиңа тапшырдым, эшемне Сиңа калдырдым, аркамны Сиңа сөядем. Сиңа таяндым. Синнән өмет итеп һәм Синнән куркып, тагын Сиңа килдем, Аллаһым! Синнән башка сыеначак башка урын юктыр. Аллаһым! Иңдергән китабыңа, күндергән Пәйгамбәреңә инандым)
Юлга чыкканда укыла торган дога:
«Сүбхәнәлләзи сәххара ләнә һәзә үә мә күннә ләһү мүкъринийн. Үә иннә илә раббинә ләмүнкалибүн».
Яңа кием кигәндә укыла торган дога:
«Аллаһүммә ләкәлхәмд! Әнтә кәсәүтәниһи әс‘әлүкә хайраһү үә хайрә мә сунига ләһү, үә әгүҙү бикә мин шәрриһи үә шәрри мә сунига ләһү».
(Әй Аллаһ, Сиңа барча мактау! Син мине киендердең. Синнән бу киемнең яхшылыгын вә аның нәрсә өчен эшләнгәненең яхшылыгын сорыйм, һәм Сиңа аның явызлыгыннан вә аның нәрсә өчен эшләнгәненең явызлыгыннан сыенам)
Күңелдә тынычсызлык кичергәндә укыла торган дога
«Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәлхәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл».
(Әй Аллаһ! Мин, тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан, Сиңа сыенам)
Нет комментариев