Новости
Яңалыклар

Татар китабы йорты «Беренче чәршәмбе» мини-фестиваленә чакыра!

7 октябрьдә Татар китабы йортында чираттагы «Беренче чәршәмбе» чарасы — «Киртәләрне кичеп» мини-фестивале узачак.

Бу юлы программа тәрҗемәдә яңгырый торган татар әдәбиятының үзенчәлекләренә, аның башка телләр, әдәбиятлар һәм мәдәниятләр белән очрашу нокталарына багышлана.

Мини-фестиваль кунакларны тәрҗемә темасына игътибар итәргә, таныш шигъриятне чит телле укучы яңгырашында тыңларга һәм Татар китабы йорты урнашкан тарихи бина белән якыннанрак танышырга чакыра. Кичке программага керү түләүсез.

Программа:

17:30 — «Дөньяныкын — татарча, татарчаны — дөньяга»

Дөнья әдәбияты әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләренә һәм татар әдәбиятын башка телләргә тәрҗемә итүгә багышланган китап күргәзмәсен тәкъдим итү.

18:00 — «Башкача яңгырый» шигъри композициясе

Туган тел — үзеңә ишетелми торган тел. Ул сулыш кебек: барысы да тәртиптә икән, син аны сизмисең.

Казан дәүләт мәдәният институтының 11 студенты Габдулла Тукай шигырьләрен татар телендә укыячак. Аларның күбесе өчен татар теле — чит тел, ә шигырьләр — яттан өйрәнелгән авазлар тезмәсе. Уку барышында хаталар да булырга мөмкин, әмма нәкъ шул читтән караш Тукай шигъриятенең яңгырашын башкача ишетергә мөмкинлек бирә.

Башкара: Казан дәүләт мәдәният институты студентлары
Укытучы: Резеда Гарипова

19:00 — Островский урамындагы йорт буенча директорның шәхси экскурсиясе

Татар китабы йорты урнашкан тарихи бина, аның архитектурасы, тарихы һәм музей тормышы белән танышу өчен махсус экскурсия.

17:00дән 19:30га кадәр музейга керү бушлай.

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры. Казан, Островский ур., 15

Вакыты: 7 октябрь
Урыны: Татар китабы йорты

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое