5 октябрь — Укытучылар көне! Бу уңайдан укытучыларга җылы котлаулар җыйдык.
Хөрмәтле укытучылар! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйбыз! Безгә биргән белемегез, сабырлыгыгыз, җылы сүзләрегез һәм һәр укучыга ышанып каравыгыз өчен ихлас рәхмәт!
Сезнең хезмәтегезнең кадере еллар узган саен тагын да тирәнрәк аңлашыла.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, илһам, хезмәтегезнең нәтиҗәләрен күреп сөенү бәхете һәм меңләгән рәхмәтле укучылар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын!
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сез безгә белем һәм тәрбия биреп кенә калмыйча, тормыш юлында дөрес адымнар ясарга ярдәм итәсез. Һәр дәресез намус һәм мәхәббәт белән уза. Сезнең хезмәтегез зур хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, сезне хөрмәт итүче укучылар һәм иҗади уңышлар телим. Укучыларыгыз һәрвакыт сезне шатландырып торсын. Бәйрәмегез котлы булсын, кадерле укытучылар!
Кадерле укытучыларыбыз! Бүгенге бәйрәм — сезнең кебек сабыр, акыллы һәм йөрәге җылы кешеләргә багышланган иң матур көннәрнең берсе. Сез – белем бирүче генә түгел, һәр балагызга аерым игътибар биреп, аларның кечкенә җиңүләренә дә чын күңелдән сөенүчеләр сез. Сезнең киңәшләрегез безгә тормышның катлаулы юлларында маяк булып тора. Шуңа күрә бүген без сезгә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Сезгә көч-куәт, шатлык-сөенеч һәм һәр көнегезнең мәгънәле узуын телим. Укучыларыгыз сезне горурландырып кына торсын. Бәйрәмегез мөбарәк булсын!
Кадерле остазлар, сезне чын күңелдән укытучылар бәйрәме белән котлыйм. Байлык, муллык, адекват ата-аналар һәм сабырлык телим. Сез эшләгән эш өчен чиксез рәхмәт!
Укытучылар көне котлы булсын! Сезгә авыр, ләкин бик тә кирәкле эшегездә сабырлык, иҗади уңышлар, чиксез энергия һәм акыллы укучылар телим!
Нет комментариев